Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Татар Мулла авылы яхшы юллы булды

Авылның үзәк урамының буеннан-буена хәзер таш юлдан үтәргә була.

Татар Мулла авылында үзәк урамның яртысында юл полотносы күтәртелеп таш җәелгән иде инде. Иске Алпар авыл җирлеге башкарма комитеты аның калган өлешен быел халыктан җыелган үзара салым акчасына ясап бетерергә планлаштырган иде. Моның өчен авыл уртасына тау кадәр вак таш та ташып куйдылар. Тик юлны ремонтларга алынучы подряд оешмасы алдагы объектта эшләрен төгәлләп бирегә күчкәнче вакыт бераз сузылды. Авылдан берничә кеше "Юл һаман төзелми" дигән зар белән "Татарстан-яңа гасыр" телеканалына мөрәҗәгать итәргә дә өлгерделәр хәтта.

Инде менә авылда каты түшәмәле юл төзелеп бетте. 16 октябрьдә ТНВ хәбәрчеләре янә районга килеп, Татар Мулланың үзәк урамына таш җәелгәнне төшереп киттеләр. Яңа юл авыл халкына озак еллар ышанычлы хезмәт итсен дип телисе генә кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев