Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Түбән Әлморза авылында интернетка чыгу мөмкинлеге тууын көтәләр

"Безнең Түбән Әлморза Юхмачы авылына орынып диярлек тора. Юхмачыда интернет белән проблема юк, ә без бу уңайлыктан бөтенләй мәхрүм -дөнья пәрәвезенә чыга алмыйбыз. Түбән Әлморзада интернет кайчан булыр соң? Күпләр кабельле телевидение хакында да хыяллана. Безнең хыяллар яңа 2017 елда тормышка ашар микән?" Түбән Әлморзада яшәүчеләр редакциягә әнә шундый сорау...

"Безнең Түбән Әлморза Юхмачы авылына орынып диярлек тора. Юхмачыда интернет белән проблема юк, ә без бу уңайлыктан бөтенләй мәхрүм -дөнья пәрәвезенә чыга алмыйбыз. Түбән Әлморзада интернет кайчан булыр соң? Күпләр кабельле телевидение хакында да хыяллана. Безнең хыяллар яңа 2017 елда тормышка ашар микән?"

Түбән Әлморзада яшәүчеләр редакциягә әнә шундый сорау юллаган иде. Без авыл халкының гозерен Алексеевск район электр элемтәсе узелының Әлки цехы начальнигы Ринат Зариповка җиткердек. Ул болай дип җавап бирде:

-Түбән Әлморза халкы бүгенгә телефон элемтәсенең иске үткәргечләреннән файдалана. Авылда интернет челтәренә ышанычлы керү мөмкинлеге булсын өчен җепселле-оптик элемтә линиясе сузу сорала.(волоконно-оптические линии связи) Ачык һавадан сузылган линияне алып, аны җир астыннан үткәрү зарур. Бу исә авылда элемтә челтәренә капиталь ремонт ясауны таләп итә.

Узган ел без Иске Әнҗерә, Яңа Чаллы авылларына җепселле линияләр салдык. Шулай ук Кошки һәм Спас районының Иж-Борискино авыллары арасында шундый эш башкарылды. Быел исә Карамалы, Иске Камка, Югары Матак, Чуаш Шәпкәсенә 25 километр озынлыкта җепселле линияләр салу планлаштырыла.

Кызганыч, 2017 ел планында Түбән Әлморзага җепселле линия сузу әлегә каралмаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев