Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының ватерполчы кызлар командасы су полосы буенча Россия беренчелегендә җиңүләр яулады

Су полосы буенча Россия беренчелегендә районыбызның кызлар командасы уңышлы чыгыш ясады.

13-21 гыйнварда Түбән Новгород өлкәсенең Дзержинск шәһәрендә су полосы буенча 15 яшькә кадәрге кызлар командалары арасында Россия беренчелеге узды. Анда безнең кызлар шәһәрләрдән килгән шактый тәҗрибәле ике команданы җиңә алдылар. Бу җиңүләр безнең яшь спортчыларыбызга киләсе ярышларда тагын да ышанычлырак һәм уңышлырак чыгыш ясарга этәргеч бирер.

Базарлы Матактагы "Ләйсән" йөзү бассейнында су спорты белән бүген 150 дән артык бала шөгыльләнә. Аларга тәҗрибәле тренерлар Александр Георгадзе һәм Эльвира Шәйхетдинова күнекмәләр бирәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев