Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Яңа Салман урта мәктәбе “Ритэк” конкурсында 50 мең сум грант отты

Яңа Салман урта мәктәбе "Ритэк" иҗтимагый һәм мәдәни проектлар конкурсында 50 мең сум грант отты.

Әлеге бәйгедә мәктәп "Чүлмәкче" (Гончарное дело) проекты белән катнашкан. Биредә балалар өстәмә белем бирү педагогы Гөлнур Сәләхетдинова җитәкчелегендә балчыктан сувенирлар ясау белән мавыгалар. Грант акчасына балчык эшләнмәләрне киптерү өчен мич сатып алып, әлеге эш белән киңрәк шөгыльләнергә исәплиләр. Мәктәпнең мондый проектлар конкурсында беренче генә катнашуы түгел. Алдагы елларда алар грант отып ноутбуклы, фотоаппаратлы булганнар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев