Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыны яшь армиячеләре “Җиңү” бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабында өченче урын алдылар

Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшь армиячеләре "Җиңү" бөтенроссия хәрби-патриотик уенының зона этабында өченче урын алдылар.

"Җиңү" уенының республика туры зона этабы 22 сентябрьдә Казанда узды. Әлеге бәйгенең төп максаты - яшьләрне армия хезмәтенә әзерләү һәм аларны ватанпәрвәрләр итеп тәрбияләү. Яшь армиячеләр үзләрен хәрби хезмәт белән бәйле төрле ярышларда сынап карадылар. Малайлар белән беррәттән кызлар да осталыкларын күрсәтте. Конкурска аркылы борыста (перекладина) күтәрелү, көч белән бәйле күнегүләр кертелгән, шулай ук маршта оста атлау һәм корал белән тиз эш итә белү кирәк иде. Ярышларда иң яхшы тугыз мәктәп командасы көч сынашты. Нәби Дәүли исемендәге гимназия яшь армиячеләре йөгерү бәйгесендә беренче урын алдылар. Граната ыргыту буенча да безнекеләргә тиңнәр булмады. Тарих турындагы белемнәрне сынауга корылган теоретик конкурста исә безнең укучылар икенче урынга чыкты. Гомумкоманда зачетында Базарлы Матак гимназиясе яшь армиячеләр отряды өченче урынга чыкты һәм конкурсның республика турына узды. Укучыларны бәйгегә отряд җитәкчесе Олег Астафьев әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев