Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының яшь юл инспекторлары – республиканың иң яхшы ун командасы арасында

Түбән Әлки урта мәктәбенең юл хәрәкәте яшь инспекторлары "Хәвефсез тәгәрмәч-2017" республика бәйгесендә иң яхшы ун команда арасына керде.

Яшь инспекторларыбыз бу атнада Яр Чаллыда "Хәвефсез тәгәрмәч" республика бәйгесендә катнашты һәм бик әйбәт нәтиҗәләр күрсәтте. Татарстанның барлык районнарыннан җыелган 58 команда арасында безнекеләр 9 нчы урынны алды. "Хәвефсез тәгәрмәч" Бөтенроссия бәйгесе положениесе нигезендә, бу призлы урын санала. Илвир Саттаров, Азат Закиров, Илсинә Гәрәева, Алинә Насыйбуллина составындагы бу команда яшь инспекторлар конкурсында әле беренче мәртәбә катнашты. Аларны бәйгегә отряд җитәкчесе Рәфәс Билалов һәм ЮХИДИ бүлекчәсенең пропаганда буенча инспекторы Риназ Җиһаншин әзерләделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев