Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Юхмачы авылында яшәүче Фаяз Төхвәтуллин агулы исерткеч саткан өчен хөкем ителде

Район прокуратурасы Юхмачы авылында яшәүче Фаяз Төхвәтуллинга карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен җиткерде.

Суд Ф.Төхвәтуллинны кеше саулыгы хәвефсезлеге таләпләренә җавап бирмәгән продукцияне саклауда һәм сатуда гаепле дип тапты.

Судта ачыкланганча, гаепләнүче берәүдән (аның кем булуы мәгълүм түгел) биш литр спиртлы сыекча сатып алган. Сәламәтлек өчен зарарлы булган әлеге сыеклыкны ул законсыз рәвештә үз өендә саклаган һәм авыл халкына сатып яткан.

Быелның 1 августында Фаяз Төхвәтуллин өеннән әлеге шикле спиртлы сыекчаны сатканда фаш ителде. Ә бит ул бу исерткеч "товарның" хәвефсезлек таләпләренә җавап бирмәвен, кеше сәламәтлеге өчен куркыныч тудырырга мөмкин булуын белеп торган. Шуңа да карамастан, әлеге спиртлы сыекчаны кешеләргә ризык итеп куллану өчен саткан. Моны ул, билгеле, үзенә матди файда алу максатында эшләгән.

Ф.Төхвәтуллин өендә саклаган һәм кешеләргә саткан сыекча тикшерү өчен экспертизага җибәрелде. Эксперт нәтиҗәләре анда 27,50 процентлы этил спиртының зур күләмдә булуын күрсәтте. Ә аның составында сивуш майлары, эфирлар һәм агулы микрокушылма - ацетон бар.

Судта Ф. Төхвәтуллин үзенең гаебен тулысынча таныды. Ул 8 мең сум күләмендә штрафка хөкем ителде.

Суд карары законлы көченә керде.

Луиза Хәйруллина,

район прокуроры урынбасары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев