Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районының Юхмачы мәктәбе укучысы Шамил Әхмәтшин кондызлар турындагы эше белән төбәкара фәнни-тикшеренү проектлары фестивале җиңүчесе булды һәм “Артек”ка путевка белән бүләкләнде

Юхмачы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шамил Әхмәтшин "Тормыш агачы" төбәкара фәнни-тикшеренү проектлары фестивале җиңүчесе булды. Шамил конкурста "Кондызлар - елгада яшәүче төзүчеләр" дигән хезмәте белән катнашты. Тикшеренү эшендә аңа биология укытучысы Алсинә Әхмәтшина юнәлеш бирде. Җәйге каникул вакытында Шамил, барлык авыл балалары кебек, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Ул сыерлар,...

Юхмачы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Шамил Әхмәтшин "Тормыш агачы" төбәкара фәнни-тикшеренү проектлары фестивале җиңүчесе булды.

Шамил конкурста "Кондызлар - елгада яшәүче төзүчеләр" дигән хезмәте белән катнашты. Тикшеренү эшендә аңа биология укытучысы Алсинә Әхмәтшина юнәлеш бирде.

Җәйге каникул вакытында Шамил, барлык авыл балалары кебек, әти-әнисенә хуҗалык эшләрендә булыша. Ул сыерлар, сарыклар көтәргә дә ярдәм итә. Малай яшәгән Татар Чиябашы авылы аша Шия елгасы ага. Тар һәм сай бу елганың суы җәй уртасында бөтенләй диярлек кибә. Авылда күлләр дә юк.

Шулай итеп, кызу җәйдә көтүдәге терлекләрне эчерергә урын калмый. Авыл өчен бу чын проблема. Берсендә алар малларны Рус Чиябашына куып китәләр. Бу авылда хәзер дүрт кенә гаилә яши инде. Биредә елгада суның күп булуы Шамилне чын-чынлап гаҗәпләндерә. Моның сәбәбен беләсе килеп, малай елга яры буйлап китә. Һәм менә аның каршында буа "үсеп чыга". Кеше корыган ботаклар, бүрәнәләр ташып мондый буа ясамас иде, кем соң елганы болай бүлеп куйган икән? Узган җәйдә монда берни юк иде бит. Буаны кондызлар төзегән булып чыга. Кызыксынып китеп, Шамил әнисе белән безнең якларда кондызларның яшәү рәвешен һәм үзенчәлекләрен өйрәнә башлыйлар.

Конкурска 3 меңнән артык проект кабул ителгән, Шамилнең эше җиңүчеләр арасына кергән. Ул "Артек" халыкара балалар үзәгенә тематик сменага путевка белән бүләкләнде.

Зөлфия Гыймадиева,

Юхмачы урта мәктәбе педагог-оештыручысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев