Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районыныда муниципаль хезмәткәрләр һөнәри бәйрәмнәрен спорт ярышларында көч сынашып үткәрделәр. ФОТО, ВИДЕО

Муниципаль хезмәткәрләр көнен район советы һәм башкарма комитеты хезмәткәрләре, авыл җирлекләре советларында эшләүчеләр "Алинә" спорт залында үткәрделәр.

Аларны бәйрәм белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Марина Платонова тәбрикләп, иң яхшы эшләүчеләрне Мактау грамоталары белән билгеләп үттеләр. Аннары муниципаллар "Көньяк" һәм "Төньяк" командаларга бүленеп, биш спорт төрендә көч сынаштылар. Бу көнне алар волейбол, өстәл теннисы, мини-футбол, җиңел атлетика һәм шашка-шахмат ярышларында катнаштылар. Әйтергә кирәк, муниципаль хезмәт һич җиңелләрдән түгел, эш көне сәгатьләр белән чикләнми, даими акыл көче генә түгел, киеренке хезмәт шартларына чыдау өчен әйбәт физик әзерлек таләп ителә. "Алинә"дә үткән спорт бәйрәме җирле үзидарә органнарында эшләүчеләрнең физик әзерлеге югары дәрәҗәдә икәнлекне раслады.

Видеоны карарга

Фотоларны карарга

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев