Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районынд юл хәрәкәтен күзәтү барышында 19 автобус йөртүче җаваплылыкка тартылган

 10 августтан 25 енә кадәр районда пасса¬жирлар йөртә торган транспорт чараларын тикшерүләр үткәрелде.

 Әлеге операция ба¬рышында 47 автобус тикшерелгән. Болар вах¬та (18), маршрут (11), заказлы (11) һәм мәктәп (7) автобуслары. 
Район ЮХИДИ бүлекчәсе начальнигы Рәис Са¬фин әйтүенчә, автобус йөртүчеләрнең хезмәт һәм ял режимын үтәвенә, техник контроль чара¬ларын (тахографлар) тиешенчә файдалануына аерым игътибар бирелгән. Пассажирлар йөртү кагыйдәләрен кирәгенчә үтәмәүче, транспорт белән тиешле документларсыз идарә итүче, шу¬лай ук төзек булмаган автобусларда йөрүче шо¬ферларга карата да катгый булганнар. 
Кагыйдәләрне бозган дүрт автобус йөртүчесе җаваплылыкка тартылган. Бозулар нигездә хәвефсезлек каешын тиешенчә кулланмау, автобусларның техник төзексезлеге белән бәйле. 
Пассажирлар йөртүче транспорт чараларының юл хәрәкәте кагыйдәләрен тиешенчә үтәвен автоинспекторлар һәрдаим күз уңында тота, ди Рәис Сафин. Әйтик, ел башыннан бирле линиягә чыгучы 115 автобус тикшерелгән. Юл хәрәкәтен күзәтү барышында 19 автобус йөртүче җаваплылыкка тартылган. Аларның берсе рульгә исерек хәлдә утырган булган. Дүрт очракта автобусларның техник төзексезлеге ачыкланган. Калганнары транспортта кешеләр йөртү белән бәйле кагыйдәләрне бозганнар. 
Әйе, автобус йөртүчеләргә карата таләпләр катгый. Аларның юл кагыйдәләрен төгәл үтәве бит кешеләр иминлеге белән бәйле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев