Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 10 кеше  банк картасы акчасыннан колак каккан

​​​​​​​Авыл кешесе эчкерсез, ышанучан инде. Былтыр 10 әлкиле мошенниклар кармагына эләгеп банк картасы акчасыннан колак каккан.

 

Бу хакта район эчке эшләр бүлекчәсе җитәкчесе Ришат Насыйбуллин хәбәр итте. 2019 елда болай алдануның өч очрагы теркәлгән булган.

Күп очракта кырыкалдарлар ни дә булса сатучыны “кармакка” алалар икән. Белдерү бирүчегә шылтыратып, янәсе, аңа акча күчерү өчен банк картасы номерын сорыйлар. Кайберәүләр, аны-моны уйламыйча, мошенникка картаның кодын да  әйтеп сала. Шулай итеп, банк картасындагы акча юкка чыга. Ни кызганыч, андый мошенникларның эзләренә төшү дә кыен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев