Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 11 меңнән артык кешегә гриппка каршы прививка ясау планлаштырыла

Бу көздә районда яшәүчеләрнең 60 процентына гриппка каршы прививка ясау күздә тотыла.

Район үзәк хастаханәсе табиб-эпидемиологы ярдәмчесе Гүзәл Хәбибуллина әйтүенчә, киләсе атнада вакцинаның беренче партиясе кайту көтелә. Беренче чиратта прививка авыру йоктыру ихтималы зур булганнарга ясалачак. Олылар арасында 200 медицина хезмәткәрен, 950 укытучыны, 40 призывникны вакцинацияләү планлаштырыла. Шулай ук 2600 бала, 60 яшьтән узган 3100 әлкиле, хроник чирләре булган 1500 кеше гриппка каршы прививка алырга тиеш. Ә барысы районда 11205 кешегә вакцина ясау планга кертелгән.

Быел да медицина хезмәткәрләренең зур хезмәт коллективларына  барып вакциналау үткәрүе күздә тотыла. Шулай ук сайлауда тавыш бирүчеләргә прививка ясау мәсьәләсе карала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев