Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 11 әти-әни бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады

Әти-әниләр дә парта артына утырды – 26 февральдә райондашларыбыз “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды. Бу көнне бездә 11 кеше бердәм дәүләт имтиханы тапшырып карады.

Мондый акция ил күләмендә быел өченче мәртәбә үткәрелде. Башта ук шуны әйтергә кирәк, бу сынау олыларның белем дәрәҗәсен тикшерү өчен түгел, ә әти-әниләрне бердәм дәүләт имтиханы үткәрү процедурасы белән таныштыру максатында оештырыла. Тестлаштыру вакытында балаларының ниләр кичерүен олылар да үзләрендә тоеп карасыннар әле дип, ягъни.

Акция Нәби Дәүли исемендәге гимназия базасында узды. Имтихан рус теленнән  булды. Тест тапшырырга  район авылларыннан төрле яшьтәге һәм төрле профессия кешеләре җыелган иде. Барысы да  диярлек – балалары өлкән сыйныфларда укучы әти-әниләр.

Район янгын частендә шофер булып эшләүче Владимир Чуманов:

–Базарлы Матак мәктәбенең 10 сыйныфында укучы улыбыз Ильяга киләсе елда БДИ тапшырасы. Үземә дә сынау биреп карарга тәкъдим булгач, шундук ризалаштым. Мәктәптә тырышып укый идем, белемнәремнең нинди булуын имтихан күрсәтер менә,–ди.

Район үзәк хастаханәсендә кастелянша булып эшләүче Татьяна Афанасьева һәм Хузангайдагы “Күзләр” клиникасы медрегистраторы Алена Кашкарова бераз дулкынлануларын әйтәләр. Аларның уллары Кирилл һәм Данила 10-9 сыйныфларда укыйлар икән. “Чыгарылыш имтиханнарында  балаларыбызны нәрсә көтүен беләбез инде бүген. Бер уңайдан үзебезнең дә белемнәрне сынап карарбыз. Рус теле шактый катлаулы фән, шулай да биремнәрне үти алырбыз дип ышанабыз”,- диләр.

“Строитель и К” оешмасы кранчысы,11 сыйныфта укучы Инсафның әтисе Мөсәвир Галәветдинов:

–Мәктәпне 33 ел элек тәмамладым инде, белемнәр коелып бетмәгәндерме. Әмма сынатмаска исәп, –дип өметләнә.

–Үземнең балаларыма бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга туры килмәде, улым инде мәктәпне 13 ел элек тәмамлады,–дип әңгәмәгә кушыла Иске Алпар мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Роза Әхмәтшина. –Бик тә үземне сынап карыйсым, белемнәремне тикшерәсем килде. Гаилә дусларыбызның улы Илсаф быел 11 сыйныфны тәмамлый, аның турында да кайгыртам. Сишәмбене бик яратып бетермим анысы, үзем өчен уңышсызрак көн дип саныйм. Алай да тәвәккәлләдем әле. Балалар тапшыра бит, ник без булдыра алмаска тиеш?

Әти-әниләр өчен имтихан эшлекле уен формасында булса да, алар чын БДИ процедураларының барысын да үттеләр. Барлык әйберләрен, мобиль телефоннарын башка бүлмәдә калдырып, имтихан узасы аудиториягә паспорт һәм ручка гына алып керделәр. Металл детекторлар белән тикшерү дә булды, имтихан видеокүзәтү астында узды. Әти-әниләр балалар кебек үк махсус инструктаж үттеләр, тиешле бланкларны тутырдылар. Мәгариф идарәсе белгече Флүсә Закирова, районыбызда акцияне оештыручы Марина Софронова һәм техник белгеч Татьяна Лазарева аларга барысын да аңлатып, юнәлеш биреп тордылар.

Рус теленнән имтихан ярты сәгать дәвам итте. Әти-әниләргә БДИда балалар тапшыра торганга охшаш 8 бирем тәкъдим ителде. Сүзләргә басымны, хәрефләрне, җөмләдә өтерләрне дөрес куярга, инша-эссе язарга кирәк иде. Сынау тәмамлангач олылар, иншаны язып өлгерә алмауларын әйтеп, ярты сәгать вакытның аз булуына зарландылар.

Ә гомумән алганда, һәркайсы  имтихан аудиториясеннән күтәренке кәеф белән чыкты.

–Бу БДИ дигәннәре алай ук куркыныч әйбер түгел икән. Биремнәрнең барысы да мәктәп программасына нигезләнгән. Тырышып укысаң, әйбәтләп әзерләнсәң, тапшырып була торган имтихан,–диештеләр.

Әти-әниләрнең мондый фикердә булуы балаларның бердәм дәүләт имтиханын уңышлы тапшыруына да йогынты ясасын иде. Ә сынауларга инде вакыт озак калмады – 20 мартта БДИны вакытыннан алда бирү чоры башлана. Май азагында исә БДИ тапшыруның төп этабы старт алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев