Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 13 март кичендә йөк машинасы җәяүле ир-атны таптатты

13 мартта 20 сәгать 50 минутта Алексеевск-Югары Колок автоюлының 47 нче километрында (Базарлы Матак һәм Урта Биктимер авыллары арасы) ГАЗ-САЗ автомашинасы җәяүле ир-атны таптаткан.

Алексеевскидан Югары Колок торак пунктына таба хәрәкәт итүче йөк машинасы шул ук юнәлештә баручы “Скания” автомобилен узарга дип каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм юлдан баручы  җәяүлене таптата. Районыбыз кешесе, 50 яшьлек ир-ат, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, төнге вакытта киемендә яктылык кайтаргач элементлар булмаган килеш машина юлыннан атлый торган була. Алынган җәрәхәтләрдән ул фаҗига урынында үлә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев