Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 16 яшь әни Татарстан хөкүмәтенең 50 мең сумлык түләвен алган.ФОТО

   Ә беренче балага бирелә торган айлык федераль пособие 14 гаиләгә билгеләнгән.

 Тусын гына бәбиләр! Гаиләләрендә көтеп алынган бәләкәчләр дәүләтебез өчен дә бик кадер­ле. Бәбиләр тууны арттыру, бала үстерүче гаиләләрнең тор­мыш шартларын ях­шырту өчен хөкүмәт төрледән-төрле ярдәм чараларын гамәлгә ашырып тора.

 

Тимур һәм Юлия Бокаревларның яшь гаиләләрен бәхеткә күмеп, быел март аен­да аларның берен­че уллары Арсений дөньяга аваз салган. Шатлык өстенә шатлык – бәби “бирнә” белән дә туган. Юлиягә, авыл җирендә яшәүче һәм баласын 2018 елның 1 гыйнварыннан соң тапкан яшь әни бу­ларак, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов карары белән билгеләнгән түләү дә бирелгән.

Юлия декрет­ка чыкканчы Базар­лы Матактагы сәүдә үзәкләренең берсендә эшләгән, ә ире “Ху­зангай” җәмгыятендә хезмәт куя икән. Алар район үзәгендә өй җиткерәләр.

– Республика хөкүмәтенең улыбыз тугач биргән түләве бик ярап куйды. Без аны өй төзелеше мәшәкатьләренә тот­тык. Мондый ярдәм өчен рәхмәт кенә,–ди Юлия.

– Әлеге ярдәм чарасы Татарстан территориясендә авыл җирендә ким дигәндә өч ел яшәүче хатын- кызларга бирелә. Әни кешенең Россия Фе­дерациясе гражданы булуы да зарур, –дип ассызыклый респу­блика матди ярдәм үзәгенең Әлки райо­ны бүлекчәсе мөдире Лилия ДОРМИДОН­ТОВА. – Әгәр берен­че баласын тапкан ана 25 яшькә җитмәгән булса, аңа бер тапкыр 50 мең сум түләнә. Ә инде 29 яшькә кадәрге әни өченче баласын тудырса, түләү күләме 100 мең сум тәшкил итәчәк. Бездә берен­че бәбиен биләгән 16 әни түләүне алды, ә менә 100 мең сумга дәгъва кылучылар юк әле. Түләүне алу өчен бала туган көннән соң алты ай эчендә со­циаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Шуны да әйтик, ата-ана хокукларын­нан мәхрүм ителгән яисә баласы тулысынча дәүләт тәрбиясендә бул­ган әниләр әлеге түләүгә өметләнә алмый.

Белгәнебезчә, Рос­сия Президенты Вла­димир Путин узган ел азагында балалы гаиләләрнең тормыш сыйфатын яхшырту буенча күп төрле ча­ралар хакында игълан иткән иде. Шул ярдәм чараларының берсе – гаиләнең җан башына кереме Татарстандагы яшәү минимумының 1,5 күләменнән, ягъни 13713 сумнан артма­ган очракта беренче балага бирелә торган федераль айлык түләү 14 әнигә билгеләнгән.

8490 сум күләмендәге пособие быелның 1 гыйнва­рыннан билгеләнә башлады. Аны алу өчен Россия гражданлыгың булу һәм илдә даими яшәү зарур.

Без пособиене алу­чы яшь әниләрнең берсе – Югары Әлки авылында яшәүче Миләүшә Булатова белән элемтәгә кер­дек. Миләүшә белән Русланның быел апрель аенда беренче балалары – кызлары Азалия туган.

 

–Балалы гаиләнең мәшәкать-чыгымнары аз түгел инде. Шуңа бу пособие билгеләнүгә бик шатландым. Апрель белән май­ныкы берьюлы килеп төшкәч, ул бигрәк тә зур сумма күренде. Хөкүмәтебезнең яшь һәм балалы гаиләләр хакында мондый кай­гыртучанлыгы бик сөенечле күренеш,– диде безгә телефон аша сөйләшкәндә Миләүшә.

Лилия Дормидон­това әйтүенчә, посо­бие билгеләүне сорап бала туганнан соң алты ай эчендә мөрәҗәгать итсәң, ул бала туган көннән исәпләнә. Алты айдан соң мөрәҗәгать итүчеләр түләүне гари­за тапшырган көннән алачак.

Ә менә дүрт гаилә Татарстан хөкүмәте түләвенә дә, федераль пособиегә дә лаек бул­ган. Билгеле, алар да бик канәгать.

Иң мөһиме – бәбиләр күп тусын. Аларның һәркайсы әти-әниләренең ти­гез тәрбиясендә, мохтаҗлык күрми үссен. Хөкүмәтнең ярдәм чаралары шуңа юнәлдерелгән дә инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев