Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 18 мең 675 кеше яши. Аларның  9 мең 620 се – хатын-кызлар

Районда 18 мең 675 кеше яши. Аларның  9 мең 620 се – хатын-кызлар.

 Районда 18 мең 675 кеше яши. Аларның  9 мең 620 се – хатын-кызлар.
  Иң өлкән яшьтәге хатын-кыз – Үргәгар авылында яшәүче Исламия Хөҗҗәтова. 25 февральдә аңа 97 яшь тулган.
 Яңа Салманда гомер итүче Рәйсә Сафиуллина быел 24 июньдә, ә Чуаш Борнаеннан Татьяна Андреева 10 ноябрьдә 97 яшьләрен тутырачаклар. 
 Районда 4026 пенсионер исәпләнә, аларның 3460 ы – картлык буенча пенсия алучылар. Барлык пенсионерларның өчтән икесе – хатын-кызлар.
 Узган ел район ЗАГС бүлегендә теркәлгән 99 баланың 35 е – кызлар. Быелның ике аенда дөньяга килгән 24 бәбинең 11 е – гүзәл затлар. 
   Районда 1440 гаилә ана капиталына ия булган (2007 елдан бирле).
 Район суды, районның сәламәтлек саклау һәм мәдәният системалары җитәкчеләре вазыйфаларын  хатын-кызлар били.
 Райондагы 21 авыл җирлегенең бишесендә (Апак, Борискино, Югары Колчурино, Салман, Иске Матак) идарә дилбегәсе гүзәл затлар кулында.
 Авыл хуҗалыгында җитәкчеләр һәм белгечләр – 272 кеше, шул исәптән 91е –гүзәл зат. 
 “Салман” дуңгызчылык комплексы белән хатын-кыз җитәкчелек итә.
  Кырчылыкта, терлекчелектә хезмәт куючы 986 кеше исәпләнә, шуларның 176 сы гүзәл затлар. 
  Район мәгариф системасында 929 кеше  эшли. Аларның 762 се, ягъни 82 проценты – хатын-кызлар.
 20 мәктәпнең 13 е, 31 балалар бакчасының 30 ы белән гүзәл затлар җитәкчелек итә.
  Район сәламәтлек саклау системасында эшләүче 285 кешенең 231 е, ягъни 81 проценты – хатын-кызлар. 
   Шул исәптән 37 табибның 15 е (41 процент )– гүзәл зат. Урта медицина персоналында 148 хезмәткәр исәпләнсә, шуның 140 ы (95 процент) –ханым һәм туташлар. 
   Кече медицина  персоналы тулаем хатын-кызлар.
   Мәдәният тармагында 259 кеше хезмәт куя. Аларның 180 е – ханым һәм туташлар. 
   49 авыл клубының 38 ендә, 36 китапханәнең һәммәсендә җитәкчелек хатын-кызлар кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев