Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 24 апрельдә чисталык өмәсе узачак

​​​​​​​24 апрельдә районда әйләнә-тирәне чистарту-төзекләндерү буенча өмә узачак.

 

Апрельнең соңгы шимбәсендә игълан ителгән Бөтенроссия өмәсен илнең барлык төбәкләрендә үткәрү күздә тотыла. Күп еллардан бирле килгән күркәм традиция буенча, өмәдә җәмәгать урыннарын, парклар һәм скверларны, урам-тыкрыкларны, елга буйларын, шулай ук йорт-җирләрне, капка төпләрен чүп-чардан чистартырбыз, бакча-коймаларны буярбыз, агачлар, чәчәкләр утыртырбыз.

24 апрельдә шулай ук “Татарстанның чиста урманнары” акциясе уза. Район урманчылыгы җитәкче-лесничие Илсур Зәйнуллин әйтүенчә, бу көнне “Яшь имәннәр” балалар савыктыру лагере тирәсендәге урманны чистарту – чүп-чардан, корыган агачлардан арындыру планлаштырыла. Әлеге чарада һәркем катнаша ала.

Әйләнә-тирәбезне, табигатьне чистарту-ямьләндерүгә юнәлдерелгән өмәдә барыбыз да катнашыйк, беребез дә читтә калмыйк!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев