Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 27 өлкән кеше “кайнар линия”гә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән

Санитар-эпидемиология вәзгыятенең имин булмавы аркасында өлкән яшьтәге ялгыз яшәүче райондашларыбызга үзвакытында ярдәм күрсәтү зарурлыгы туды.

Шул уңайдан “Кайгырту” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге базасында “кайнар линия” телефоны эшли башлады. Аның номеры – 88434620888.

“Кайнар линия”гә шылтыратып, вирус таралуны кисәтү чаралары, үзизоляция мәсьәләләре, чикләү чаралары чорында махсус рөхсәт алу юллары хакында консультация алырга була. Шулай ук 60 яшьтән олырак өлкән кешеләргә ашамлыклар, медикаментлар,  иң кирәкле башка товарлар китерүгә заявкалар кабул ителә.

Пенсионерларга махсус төзелгән волонтерлар отряды вәкилләре һәм “Кайгырту” үзәге белгечләре ярдәм күрсәтә.

“Кайнар линия” телефоннары дүшәмбедән җомгага кадәр 8.00-18.00 сәгатьләрдә, шулай ук шимбә һәм якшәмбе көннәрендә 8.00-18.00 сәгатьләрдә (әбәтсез) эшли.

“Кайнар линия” телефоны эшләгән чорда ярдәм сорап 27 өлкән кеше мөрәҗәгать иткән. Аларның 15 проценты ашамлыклар һәм дарулар китерүне  сораган, калганнары консультация алу максаты белән шылтыраткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев