Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 28 яшьлек ир яна торган өйдән ике өлкән кешене коткарган

Садиково авылында 28 яшьлек Григорий Зварич өлкән яшьтәге ике кешене яна торган өйдән алып чыккан.

Бу хәл 14 сентябрьдә, шимбә көнне була. Кичкырын Григорий Зварич өлкән яшьтәге ир белән хатын яшәгән өй яныннан узганда аннан төтен чыгуын күреп ала һәм янгын турында хәбәр итүче җайланма тавышын ишетә. Өйдәгеләр автоном янгын хәбәрчесе сигналын ишеткәннәр, әмма өлкән яшьтә булулары һәм саулыклары мөмкинлек бирмәү сәбәпле яна торган өйдән мөстәкыйль рәвештә чыга алмаганнар.

Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәнне  көтеп тормастан, Григорий яна торган йортка йөгерә һәм урамга чыгарга тырышучы әбине күреп ала. Ул аңа хәвефсез урынга чыгарга булыша, үзе кире өйгә ашыга. Төтен белән тулган өйнең йокы бүлмәсеннән Григорий урын өстендә ятучы, мөстәкыйль рәвештә йөри алмаучы инвалид бабайны күтәреп алып чыга. Аннан ялкын чорнап алган өйдән хуҗаларның документларын, кыйммәтле әйберләрен чыгарырга булыша.

Шул рәвешле, Григорий Зварич хәвефле хәлдә югалып калмый, кешеләргә ярдәмгә ашыга һәм аларны янгыннан коткара. Кыю ир хатыны һәм улы белән шушы авылда яши, “Хузангай” җәмгыятендә механизатор булып эшли.

Янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше бүлеге начальнигы Радис Инсапов әйтүенчә, торак йортта янгын электр челтәрендәге кыска ялганыш аркасында чыккан. Йортның түбәсе янып беткән, бүлмәләргә бик нык зарар килгән. Өлкән яшьтәге йорт хуҗалары янгыннан зыян күрмәсәләр дә, бик нык тетрәнү кичергәннәр. Алар шок хәлендә район үзәк хастаханәсенә озатылган.

Шул ук көнне 4.30 сәгатьтә  Сихтермә-Хузангай авылында мунча янган. Янгын сүндерүчеләр әйтүенчә, ут мунча миченең дөрес эшләнмәве аркасында чыккан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев