Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 31 майга кадәр авылларда өмәләр оештырылачак

1 апрельдән районда санитар-экология икеайлыгы башланды. 31 майга кадәр авылларда әйләнә-тирәне чүп-чардан чистарту буенча өмәләр оештырылачак.

  Республикакүләм өмә 24 апрельгә билгеләнде.
Урамнарда кар тулысынча эреп бетте диярлек. Кар астыннан тәмәке төпчекләре, буш шешәләр, полиэтилен каплар ише чүп-чар баш төртте. Боларны җыеп юк итәргә, урам-тыкрыкларны тәртипкә салырга кирәк. Монда иң мөһиме – үзеңнән башларга. Йорт-җирне, аның тирә-юнен чүп-чардан, коелган яфраклардан һәм корыган үләннән чистарту һәркемнең хәленнән килә торган эш. Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Фаяз Фәттахов халыкның чүп контейнерларына ботак, яфрак һәм үлән калдыклары, тирес салмавын сорый.
– Иң яхшысы – органик чүп-чарны җир астына күмүең, анда ул үзеннән-үзе чери. Зур ботакларны кисеп, мунча якканда, кош-кортка азык пешергәндә файдаланырга була,–дип киңәш итә җитәкче.
Әгәр чүп-чарны яндырырга булсагыз, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Моны тирәнлеге 30 сантиметрдан ким булмаган һәм диаметры бер метрдан зуррак түгел базда я булмаса махсус металл контейнерларда, якындагы корылмадан ким дигәндә 50 метрда, ылыслы урманнан ким дигәндә –100 метр, яфраклы урманнан – 30 метр ераклыкта эшләргә ярый. Янгын күзәтчелеге буенча баш дәүләт инспекторы Радис Инсапов шулай искәртә. Учак тирәсе 10 метр радиуста коры үләннән һәм яна торган материаллардан арындырылган булырга тиеш. Якында сулы савыт булу һәм яну процессын даими күзәтеп тору зарур.
Экология икеайлыгы кысаларында авыл җирлекләре башкарма комитетлары паркларны, балалар мәйданчыкларын, зиратларны чистарту-төзекләндерү чаралары оештыра. Өмәләргә барлык авыл халкы чакырыла. Оешмалар һәм предприятиеләр хезмәткәрләре агачлар, чәчәкләр утыртыр, коймаларны, бакча рәшәткәләрен буяр, төзекләндерер. Күп фатирлы йортларның, административ биналарның түбәләрен һәм фасадларын төзекләндерү дә күздә тотыла. Урамнардагы яктырткыч баганаларын һәм агачларны агартып буярга кирәк булачак.  
Район урманчылыгы бу язда 30 гектар тирәсе урман утыртырга планлаштыра. 
Икеайлык барышында район территориясендәге рөхсәтсез чүплекләрне юк итүгә аерым игътибар биреләчәк.   

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев