Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында 32 гаиләнең өендә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган

“Торак” профилактика операциясе кысаларында райондагы 32 гаиләнең өендә автоном янгын хәбәрчеләре урнаштырылган

Мәгълүм булганча, ут-күз күпчелек очракта торак секторында күзәтелә. Ә өйдә янгын чыгу кешеләрнең сәламәтлегенә һәм гомеренә зур куркыныч тудыра. Бигрәк тә күп балалы гаиләләр өчен. Мондый гаиләләрне ут хәвефеннән саклау максатында янгын күзәтчелеге һәм социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре соңгы елларда алар яшәгән йорт һәм фатирларда автоном янгын хәбәрчеләре урнаштыралар. Әлеге эш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча башкарыла. “Янгын хәбәрчеләрен, өй һәм фатирның зурлыгына, андагы бүлмәләр санына карап, берничәне куябыз”, ди янгын күзәтчелеге һәм профилактика эше буенча районара бүлекчә начальнигы Радис Инсапов.

МЧС хезмәткәрләре социаль яклау бүлеге вәкилләре белән берлектә күп  балалы һәм имин булмаган гаиләләргә рейдлар да үткәрәләр. Аларга  көнкүрештә янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен аңлаталар, электр челтәрләренең һәм электр җиһазларының төзеклеген, ишек һәм баскычларның, коридорларның, беренчел янгын сүндерү чараларына үтү юлларының әйберләр, җиһазлар белән томаланмаганмы икәнлеген тикшерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев