Әлки районында 8 февральдә чаңгы ярышлары үткәрелә
8 февральдә район чаңгы базасында “Татарстан чаңгы юллары-2020” массовый забег кысаларында чаңгы ярышлары үткәрелә.
Бәйге Татарстанның 100 еллыгына багышлана. Анда мәктәп укучылары, хезмәт коллективлары, пенсионерлар – теләге булган һәркем чакырыла. Ярышлар 3 һәм 2 километрлы дистанцияләрдә уздырыла. Үз көеңә ирекле шуарга да мөмкин. Ярышларда катнашучыларга бүләкләр дә мулдан булачак.
Бәйгегә старт сәгать 10 да бирелә, катнашучыларны теркәү 9 сәгатьтә башлана. 6+
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев