Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында абзар-кураларны тимердән эшли башлаганнар

Иске Кората авылында яшәүче Алексей Картапов ишегалдында тимер баганалар утыртып, түбәсен профиль белән ясап зур сарай җиткереп ята.

“Нигә гел тимердән корырга булдыгыз?” дип сораучыларга: “Гомерлек хезмәт итсен дип шулай төзим”,-ди.

Бу корылма астында бәрәңге базы, урта бер җирендә мунча, ә арырак гараж була икән. Мунча агачтан, туза калса, тимер түбәсе астыннан чыгарып яңасын төзисе генә. Хуҗа кешенең кулыннан бар эш тә килә. Ул мәктәптә каравылда эшли. Ә анда бит ир-атка мең дә бер төрле эш чыгып кына тора.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев