Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Актай елгасы чистартыла

Базарлы Матак уртасыннан агучы Актай елгасын чистарту, ярларын ныгыту эшләре башланды.

Актай 89 чакрым озынлыктагы елга. Ул Югары Матак авылында башлана һәм Базарлы Матакта икегә бүленеп агып, Алексеевск, Спас районнары аша сузылып Куйбышев сусаклагычына коя. Аңа алты кечкенә инеш кушыла.

– Актайның район үзәгендәге өлешен чистарту, ярларын ныгыту эшләре быел республика программасына кертелде. Моңа 27 миллион сум чамасы  акча бүлеп бирелә, – ди район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Сергей Балакирев.

Бер атна элек елганы тирәнәйтү эшләре башланды. Экскаватор ярдәмендә елга тирәнлеккә һәм киңлеккә казыла. Яр буе елгага ауган  тирәкләрдән чистартыла. Үсеп утыручы агачлар исә сакланып калачак.

Актайның район үзәге аша аккан өлеше (2200 метр) шул рәвешле төзекләндереләчәк. Елга яры буйлап мең төп агач утырту күздә тотыла. Тора-бара  Актай күпере янындагы мәйданда ял зонасы  булдыру да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев