Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында алимент түләүдән тайчанучы 104 кеше исәпләнә

Балигъ булмаган балалар файдасына алиментлар түләтү район суд приставлары бүлеге эшендә аерым урын алып тора. Өлкән суд приставы Ольга Самарина әйтүенчә, балаларына алимент түләүдән качу юлларын эзләүче намуссыз ата-аналар саны елдан елга кимеми.

Ни кызганыч, аерылышулар бүген сирәк күренеш түгел. Ә гаилә таркалудан беренче чиратта балалар зыян күрә (страдают). РФ Гаилә кодексының 80нче маддәсе нигезендә, 18 яшькә җитмәгән балалары турында кайгырту бурычы әти-әнинең икесенә дә йөкләнә. Әмма бик аз очракта гына ир белән хатын алиментлар түләү мәсьәләсен үзара килешеп хәл итә. Күбесенчә исә бала мәнфәгатьләрен суд аша якларга туры килә.

Район суд приставлары бүлегендә бүген алиментлар түләтү буенча 104 башкару документы ачылган. Алиментлар буенча бурычларның гомуми суммасы 4 миллион сумнан артып китә. Балалары алдында бурычларның иң кечкенә дигәне 10 мең сум булса, иң зурысы 600 мең сум тәшкил итә.

Ольга Самарина сүзләренә караганда, алты әти-әни генә  алиментларын ирекле рәвештә түләп баралар, аларның балалары алдында бурычлары юк. Суд приставлары бу очракта түләүләрнең вакытында башкарылуына контрольлек кенә итә.  25 кешенең исә алиментлары хезмәт хакларыннан тотып калына. Әмма бурычлыларның күпчелеге суд приставлары тарафыннан мәҗбүр итү чаралары күрелгәч кенә үзләренең әти-әни бурычларын үтәүгә керешә.   

Үзләре җитеш тормышта яшәп тә “элекке” балаларына алимент түләргә “онытучылар” яисә “мөмкинлек тапмаучылар” бар. Шулай да әҗәтлеләрнең күпчелеге – эшлексез, тәртипсез тормыш алып баручы бәндәләр. Аларның байтагының даими эш урыннары да юк. Ә бурычлыларның яртысы диярлек – районда пропискада булып та, биредә яшәмәүчеләр. Кайда икәнлеге билгесез булган шундый 41 кеше эзләүгә игълан ителгән.

Шунысы бигрәк тә аяныч, алимент түләүдән тайчанучы хатын-кызлар саны арта бара. Узган елның бу чорында  шундый 14 күке-ана исәпләнсә, хәзер алар 18гә җиткән. Болар барысы да – ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән юньсез хатыннар. Закон нигезендә андыйлар да балаларын матди тәэмин итүдән азат ителми.

- Алиментлар түләтү мәсьәләсен без җитди контрольдә тотабыз. Бу юнәлештә даими эш алып барыла. Рейдлар үткәрәбез, бурычлыларның яшәү урыннарына барабыз. Балалары алдындагы җаваплылык, аны үтәмәгән очракта катгый чаралар күрелү хакында кисәтәбез, – ди өлкән пристав Ольга Самарина.

Быел ике ай һәм аннан да артыграк алиментларын түләмәгән дүрт кеше административ җаваплыкка тартылган. Административ чара күрелгәннән соң да алимент түләүдән усалларча тайчанган дүрт әти-әнигә карата җинаять эше кузгатылган. Аларның өчесе шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итүгә хөкем ителгән. Бер эш әле судта карала.

Алиментлар буенча бурычлыларга карата төрле чикләү чаралары да кулланыла. Балаларына тиешле акчаны түләүдән качып йөрүче 87 кешегә чит илгә чыгу тыелган. Ә бурычлыларның дүртесе транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителгән.

“Элекке” балалар булмый. Газиз улын я кызын нормаль тормышта яшәтүгә тиешле акчаларны түләп торуны кеше ата-ана бурычы дип кабул итсен, намус белән үтәсен иде.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев