Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында апрельдә 15 бала туган

  15 май – Гаилә көне. Шул уңайдан районда яшәүче гаиләләргә иминлек, ныклык, күп итеп балалар табуларын телибез. Нык гаилә – дәүләтнең нигезе ул.

 

Әлки район башкарма комитетының гражданлык хәләте актларын теркәү бүлегендә апрель аенда 15 сабыйның тууын теркәгәннәр. Балаларның 8е – малайлар. Соңгы вакытларда күбрәк  малайлар туа иде, апрель аенда “гаделлек торгызылган” – җиде гаилә кызлы булган.

Ел башыннан алып ЗАГС бүлегендә 28 нәни әлкилене теркәгәннәр. Дөрес бу күрсәткеч яңа туган балалар саны белән тәңгәл килми, еш кына сабыйларны алар дөньяга килгән урында (Казан, Чистай, һ.б.) теркәп куярга мөмкиннәр. Шулай да демография белән бәйле әлеге күрсәткеч 2021 елдагыдан сизелерлек түбән: узган елның беренче дүрт аенда ЗАГС хезмәткәрләре 42 яңа туган малай һәм кызны исәпкә алган булганнар.

Елныд 4 аенда 16 никах теркәлгән, бу сан алдагы елдагыдан алтыга кимрәк. Дөрес, ЗАГС хезмәткәрләре моны мөселманнар да, христианнар да ураза тоткан апрель аенда туйларның булмавы белән аңлаттылар. Ләкин шунысы күңелсез: былтыр бу вакытка 9 гаилә таркалган булса, быел 19 пар мөнәсәбәтләрен өзеп өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X