Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында ата-аналар тарих фәненнән БДИ тапшырды

Ил буйлап “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” акциясе уза. Быел ул дүртенче тапкыр үткәрелә һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

 

Алдагы елларда чыгарылыш сыйныфлары укучыларының ата-аналары рус теленнән имтихан тапшырган булса, бу юлы тарих фәненнән белемнәрен сыныйлар.

Безнең районда 12 әти һәм әни парта арасына утырды. Имтихан Базарлы Матак урта мәктәбендә узды.

 

 

Акция мәктәп тәмамлаучы укучыларның һәм әти-әниләрнең имтиханнарга әзерлек белән бәйле курку һәм киеренкелеген бетерү максатында оештырыла. Ата-аналар өчен сораулар гадиләштерелгән программа буенча әзерләнгән. Ә имтихан тапшыру процедуралары барысы да  чын БДИдагыча. Әти-әниләр металл детектор аша уздылар, класс бүлмәсендә һәркем өчен билгеләнгән урыннарга утырдылар. Өстәлләрдә бары тик паспорт, кара төстәге гельле ручка, эчә торган су һәм зарурлык булганда дарулар гына калдырырга мөмкин иде. Аудиториядә видеокүзәтү алып барылды.

Имтиханга керешер алдыннан инструктаж үткәрелде, сынау вакытында үзеңне ничек тотарга, БДИ кәгазьләрен ничек тутырырга икәнлеге җентекләп аңлатылды. Кыскасы, ата-аналар дәүләт имтиханы тапшырганда балалары узасы кичерешләрне үз мисалларында тоя алдылар.   

Сынау бирүчеләргә 11 сорау тәкъдим ителде, эшне башкару өчен ярты сәгать вакыт бирелде. Сүз уңаеннан, чыгарылыш укучылары арасында тарих буенча имтихан сайлаучылар ел да күп булмый, быел да алар районда икәү генә. Имтихан үткәрү пункты җитәкчесе Гүзәлия Идиятуллина әйтүенчә, берничә елдан тарих фәненнән БДИның һәр укучы өчен мәҗбүри имтихан булу ихтималы да бар.

Карамалы авылыннан Гөлнара Хәмитова (ул челтәр маркетингы белән шөгыльләнә) эшен беренчеләрдән булып тапшырды.

–Сораулар  Петр I вакытыннан алып бүгенгә кадәр чорны үз эченә алган. Тарихи даталарны истә тотарга, анализ ясый белергә кирәк. Тырышып укыган балага имтиханны тапшыру алай ук авыр булмаячак дип уйлыйм. Кызыбыз Рузилә Алпар мәктәбенең 9 сыйныфында укый. Аны тынычландырачакмын, артык дулкынланырга, куркып калырга ярамавын аңлатачакмын,–ди ул.

Хузангай мәктәбенең чуаш теле укытучысы Наталья Чернованың кызы Мария быел 11 сыйныфны тәмамлый.

–Чыгарылыш имтиханнары белән бәйле дулкынланулар гаиләбезгә таныш. Моңа кадәр ике кызыбыз БДИ тапшырды. Ә Мария тарих фәненнән дә имтихан бирәчәк. Безгә тәкъдим ителгән сораулар да җиңел түгел иде. Билгеле, балаларга бик нык тырышырга, җентекләп әзерләнергә кирәк.  Ә ныклы база белемнәре булган укучылар имтиханны уңышлы тапшырырга исәп тота ала,–дип тәэсирләре белән уртаклашты Наталья Чернова.

Төзелештә прораб булып эшләүче Рафаэль Ибрагимов һәм “Көньяк” ау хуҗалыгы егере Ринат Гобәйдуллин өлкән сыйныфларда укучы, имтихан тапшырырга әзерләнүче  балаларына ярдәм итү йөзеннән килгәннәр.

–Файдалы акция бу. Хәзер без имтиханнарның ничек үтәсен, балаларыбызны тормышларындагы бу җаваплы адымга ничек әзерлисен беләбез инде. Сораулар шактый катлаулы иде. Әмма бит илебезнең тарихын һәммәбез белергә тиеш. Ә гомумән алганда БДИ алай ук куркыныч нәрсә түгел икән. Күңел биреп укыган бала аны тапшыра алачак,–ди әтиләр.

Имтихан нәтиҗәләре игълан ителми, БДИны ничек тапшыруын һәркем телефон аша белә алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев