Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында атна саен юл хәрәкәте иминлеге буенча профилактик чаралар үткәрелә

Мәктәп укучыларына, мәктәпкәчә яшьтәге балаларга һәм студентларга юл йөрү кагыйдәләре турында искә төшерәләр.

Район мәктәпләрендә, балалар бакчаларында һәм Алексеевск аграр көллияте филиалында атна саен юл хәрәкәте кагыйдәләре турында профилактик әңгәмәләр үткәрәләр. Бу эшне балигъ булмаганнар арасында гаилә иминлеге һәм хокук бозуларны профилактикалау буенча инспектор Мария Фәтхетдинова, «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесенең район профилактика бүлеге җитәкчесе Ләйсән Вәлиәхмәтова һәм юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы инспекторы Ринас Җиһаншин алып баралар.

Уртача алганда, атна саен 10-15 лекция үткәрелә. Балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүнең мөһимлеге, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтару элементларын куллану турында сөйлиләр, профилактик мультфильмнар күрсәтәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев