Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында авыл исемен алмаштырырга телиләр

​​​​​​​Әлки районының Сихтермә-Хузангай авылы атамасын алмаштыру турындагы беренчел тыңлаулар 24 июньдә булачак.

 Әлеге карар Татарстан республикасының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә буенча комитеты утырышында кабул ителгән.

Әлеге авыл чуаш шагыйре Петр Хузангай исемен йөртә. Баштан авыл Сихтермә дип аталган, аннары аны Хузангайга алмаштырганнар. Әмма 2004 елда җирле халык авылга борынгы чуаш атамасын кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Татарстан Республикасы парламенты карары нигезендә 2004 елның 22 декабреннән авыл Сихтермә-Хузангай дип атала башлый. Һәм менә авыл тарихында тагын яңа борылыш. Быелның февраль аенда аның исемен янә алмаштырырга теләк белдерелде.

Иске Кората авыл җирлеге советы Сихтермә-Хузангай авылын Сихтермәгә алмаштыру тәкъдиме белән чыкты. Әлеге сорау буенча авыл кешеләре белән җыен үткәрелде. Җыенга халыкның 51,5 проценты килде. Тавыш бирү нәтиҗәләренә караганда, җыенга килүчеләрнең барысы да авыл исемен алмаштыруны дөрес дип санаган. Авыл җирлеге һәм район советы депутатлары да әлеге тәкъдимне хуплады.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев