Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Бала – төп пассажир!” операциясе үткәрелә

Машина йөртүченең хатасы сабый үлеменә китергән

26 гыйнвардан 7 февральгә кадәр республика территориясендә “Бала – төп пассажир!” профилактика чарасы үткәрелә. ЮХИДИ хезмәткәрләре балигъ булмаган пассажирларны транспортта йөртү белән бәйле юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны кисәтү буенча төрле чаралар үткәрә.

Узган ел республикада балигъ булмаган балалар катнашында 465 авария теркәлгән. Аларда 9 бала үлгән, 496сы яраланган. 210 юл-транспорт вакыйгасында 8 пассажир-баланың гомере өзелгән һәм 236 нәни пассажир җәрәхәтләр алган. Пассажир балалар үлеменә китергән аварияләрнең барысы да алар утырган транспорт чараларын йөртүчеләрнең юл-хәрәкәте кагыйдәләрен бозуы аркасында килеп чыккан. Моннан тыш, өч очракта балаларны транспортта йөртү таләпләре тиешенчә үтәлмәгән.

Быел гыйнварда инде юл-транспорт һәлакәтләрендә  өч пассажир-баланың гомере өзелгән.

5 гыйнварда Әлмәт районында Фольксваген йөртүчесе, алдагы машинаны узарга теләп, каршы як хәрәкәт полосасына чыга һәм ВАЗ автомобиле белән бәрелешә. Нәтиҗәдә ВАЗ автомобилендәге балигъ булмаган өч пассажир  җәрәхәтләнә һәм хастаханәгә озатыла. 10 көннән соң 15 яшьлек үсмер үлә. Ул машинада хәвефсезлек каешы белән эләктерелмәгән булган.

21 гыйнварда Саба районында ВАЗ автомобиле йөртүчесе, каршы як хәрәкәт полосасына чыгып, КИА автомобиле белән бәрелешә. Авариядә ВАЗ автомобиле йөртүчесе, аның алты айлык улы һәм 74 яшьлек тагын бер пассажир  һәлак була. Бала тиешенчә беркетелмәгән автобишеккә салынган булган.

24 гыйнварда Тукай районында Daewoo автомобиле йөртүчесе каршы як хәрәкәт полосасына чыга, шунда ВАЗ автомобиле белән бәрелешә. Һәлакәт нәтиҗәсендә ВАЗ автомобилендәге дүрт айлык пассажирның гомере өзелә. Бала машинада әнисенең кулында булган.

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин искәртә: РФ Юл хәрәкәте кагыйдәләре  нигезендә, җиңел машинада алгы утыргычта 12 яшькә кадәрге, ә арткы утыргычта 7 яшькә кадәрге балалар бары тик үзләренең авырлыгына һәм буена туры килгән махсус креслоларда гына йөртелергә тиеш. Автоинспекторлар 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә креслолар кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар исә хәвефсезлек каешы белән  эләктерелгән булырга тиеш.

ЮХИДИ инспекторлары балаларны транспортта йөрткәндә кагыйдә бозуларны кисәтүгә юнәлдерелгән эш алып баралар. 2020 елда республикада шундый 12 меңнән артык   кагыйдә бозу ачыкланган. Мондый бозулар өчен 3 мең сум күләмендә штраф салу каралган.

Автомобильдә махсус креслолар бүген балаларның юл-транспорт вакыйгаларында зыян күрүен һәм гомере өзелүен булдырмауның иң нәтиҗәле ысулы.  Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгъЛүматлары буенча, дөрес урнаштырылган һәм файдаланылган мондый җайланмалар аварияләрдә күкрәк балаларының якынча 70 процентының һәм 1-4 яшьләрдәге сабыйларның 54-80 процентының гомерен саклап кала.

 

Район ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Рәис Сафин сүзләренә караганда, узган ел һәм быел районда 16 яшькә кадәрге балаларның аварияләрдә зыян күрү очраклары булмаган.

2020 елда балаларны транспортта махсус креслода йөртү таләбен үтәмәүнең 21 очрагы ачыкланган. Быел әлеге кагыйдәне бозу белән бәйле бер факт теркәлгән. Кагыйдә бозучыларга 3 мең сум күләмендә администартив штраф салынган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев