Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар бакчаларында урыннар җитәрлек

Районда бүген өч яше тулмаган 142 сабый балалар бакчаларына йөри.

"Демография” милли проекты нигезендә республикада узган ел 3 меңнән артык бала ясле төркемнәренә йөри башлаган. Район мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия буенча методисты Гөлгенә Билалова әйтүенчә, бездә дә өч яшькә кадәрге балаларын бакчага урнаштырып эшкә чыгарга теләүче әниләр күп. Районда бүген 31 балалар бакчасы эшли. Анда 732 сабый йөри. Аларның 142 се – өч яше тулмаган балалар.

“Барлык авылларда да ясле яшендәге балалар бакчада урыннар белән тәэмин ителгән. Район үзәге Базарлы Матакта өч яшькә кадәрге 51 сабый бакчага урнашырга тора. Аларга да урыннар була, әти-әниләре нәниләрнең бераз үсә төшкәнен генә көтәләр”,–ди Гөлгенә Билалова.

Быел Югары Әлморза һәм Әхмәт авылларындагы балалар бакчаларын капиталь төзекләндерү күздә тотыла. Түбән Колчуринода исә яңа бакча төзеләчәк. Сихтермә-Хузангай авылында да яңа бакча салу планы бар. Бу сабыйларга, шул исәптән ясле яшендәге балаларга мәктәпкәчә тәрбия бирү шартларын яхшыртырга мөмкинлек тудырачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев