Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балалар өчен асфальтта рәсем конкурсы үткәрелде

Югары Әлморза авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен асфальтта "Көзнең матур төсләре" конкурсы оештырдылар.

19 сентябрь көнне Югары Әлморза мәдәният хезмәткәрләре Әнисә Хафизова һәм Лилия Моратова мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Көзнең матур төсләре» дип исемләнгән асфальтта рәсем конкурсы үткәрделәр. Яшь рәссамнар акбур белән төрле төстәге яфраклар ясадылар: сары, кызыл һәм кызара башлаган – бер-берсеннән матуррак. Конкурста барлык балалар да бик теләп катнашты. Кечкенә булсалар да, алар моңа иҗат белән килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев