Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балаларга бирелә торган түләүләр быел тагын артты

Балалы гаиләләр дәүләтнең зур кайгыртучанлыгын тоя бүген. Балаларга бирелә торган түләүләр быел тагын артты. “Бу безнең өчен бик зур ярдәм”,–ди бәләкәчләр үстереп ятучы әтиләр һәм әниләр.

–Улыбыз Аяз 2018 елның июнендә дөньяга аваз салды. Без, шаяртып, малаебыз бирнә белән туды, дип тә әйтәбез. Ул елны бит балалы гаиләләрнең матди хәлен яхшыртуга юнәлтелгән берничә яңалык гамәлгә керде. Керемнәре зур булмаган гаилә буларак, безгә дә беренче бала тугач бирелә торган федераль пособие билгеләнде,–дип сөйли Базарлы Матакта яшәүче Алзия Гадиева.

Башта бу пособие балага яшь ярым булганчы түләнә иде. Гадиевлар гаиләсенә тагын бәхет елмайган – Аязга 1,5 яшь тулганда, ягъни быелның гыйнварыннан әлеге федераль пособие балага өч яшь тулганчы түләнә башлады. Аның күләме дә артты – хәзер ул 9373 сум тәшкил итә.

Республика матди ярдәм үзәгенең Әлки районы бүлекчәсе җитәкчесе Лилия Дормидонтова  әйтүенчә, беренче балага әлеге түләүне айлык керемнәре

республикада яшәү минимумының икеләтә күләменнән, ягъни 20170 сумнан азрак булган гаиләләр ала ала. Пособие сабый туган көннән билгеләнә. Тик моның өчен социаль яклау бүлегенә бала туган көннән соң алты айдан да соңга калмыйча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Калган очракларда ул мөрәҗәгать иткән көннән башлап түләнә.

–Районыбызда беренче балага айлык түләү ул гамәлгә кергәннән, ягъни 2018 елдан бирле 214 гаиләгә билгеләнде, –ди Лилия Дормидонтова.

Әле бит Алзия Гадиева, беренче баласын 25 яшькәчә тапкан яшь әни буларак, Татарстан хөкүмәте билгеләгән 50 мең сум бер тапкырлы түләүне дә алган.

–Без әлеге түләүләр өчен дәүләткә бик рәхмәтле. Башка яшь гаиләләрнеке кебек, безнең дә чыгым һәм мәшәкатьләребез байтак. Базарлы Матакта йорт салабыз. Ә төзелешкә бит акча шактый күп кирәк. Ирем Әнвәр үзе дә төзелештә эшли. Пособиеләр исә безнең өчен зур ярдәм,–ди Алзия. 

Татарстанда авыл җирендә яшәүче яшь әниләргә  республика хөкүмәте билгеләгән бер тапкырлы түләү 2018 елдан бирле бирелә. Беренче баласын 25 яшькәчә тапкан хатын-кызларга түләүнең күләме 50 мең сум, ә 29 яшькәчә өченче баласын биләгән әниләргә 100 мең сум тәшкил итә.

Лилия Дормидонтова сүзләренә караганда, районыбызда 2018-2019 елларда 78 яшь әни – 50 мең сум, ә 12 әни 100 мең сумлык түләүне алган. Быел инде өч хатын-кызга 50 мең сум, ә дүрт әнигә 100 мең сум түләү билгеләнгән.

Быел 100 мең сумлык түләүне алучыларның берсе – район үзәгендә яшәүче Зөлфия Стюфеева. Зөлфиягә әле 24 яшь кенә. Ә аның инде алты яшьлек улы, дүрт яшьлек кызы үсеп килә. Гыйнвар аенда Стюфеевларның кызлары Дарина дөньяга килде. Сергей белән Зөлфия күп балалы әти-әни хәзер.

Без телефон аша Зөлфия белән элемтәгә кердек.

–Даринабыз тугач 100 мең сум түләү алдык. Без моңа бик шат, республика хөкүмәтенә рәхмәтлебез. Берничә ел элек Базарлы Матакта ипотекага йорт сатып алган идек. Әлеге түләүне ипотека бурычын каплауга тотачакбыз. Безгә гаиләдә өченче бала тугач ипотеканы түләүгә 450 мең сум бирелүе хакында да әйттеләр.  Хәзер әлеге ярдәмне алу өчен документлар җыябыз,–дип сөенеп сөйләде безгә күп балалы яшь әни.

Лилия Дормидонтова биргән мәгълүматлардан күренгәнчә, районда бала үстерүче бик күп гаиләләр дәүләт ярдәменнән файдалана. Бәбиләр туып торсын, һәм алар җитешлектә һәм муллыкта үссен.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев