Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында балаларына алимент түләүдән тайчанучы хатын ирегеннән мәхрүм ителде

Бүген иректән мәхрүм итү җәзасын куллануның кимүе күзәтелә, ә альтернатив төр җәзалар киңрәк кулланыла бара.

Альтернатив җәзаларның  берсе – төзәтү эшләре. РФ Җинаять кодексының 50 маддәсендә әйтелгәнчә, төзәтү эшләре ике айдан ике елга кадәр срокка төп эш урыны булмаган бәндәләргә билгеләнә.

Менә судья хөкем карарын игълан итә. Ул нинди булыр? Гаепләнүче дә, аның якыннары да моны борчылып, шөбһәләнеп көтә. Альтернатив җәза! Гаепләнүче эскәмиясендә утыручы өчен бу шатлык. Чөнки бит ул иректә кала, гаиләсеннән, күнегелгән тормышыннан аерылмый. Суд карарын закон билгеләгән тәртиптә үтәп,  ул үзенең гаебен төзәтә, туры юлга баса алачак. Бер сүз белән әйткәндә, барысы да аның үзенә бәйле. Әмма, тәҗрибә күрсәткәнчә, төзәтү эшләренә хөкем ителүчеләрнең байтагы суд карарын үтәүдән тайчаналар. Алар үзләренә бирелгән мөмкинлекне файдаланмыйлар, төзәлергә ашыкмыйлар.

Кошки авылында яшәүче Н. балаларына алимент түләүдән усалларча тайчанган өчен узган елның маенда  Әлки районы 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы  карары белән 8 айга төзәтү эшләренә (хезмәт хакының 15 процентын дәүләт файдасына тотып калу юлы белән) хөкем ителгән иде.

Судның туры юлга басуга шанс бирүенә сөенеп, закон таләпләрен җиренә җиткереп үтисе генә инде югыйсә. Әмма Н. болай фикер йөртми.

Җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе хөкем ителгән Н.ны җәза срогын үтү өчен “Хузангай”  җәмгыятенә юллады. Әмма хатын билгеләнгән вакытка анда килмәде. Ул кәеф-сафа кылып яшәвен дәвам итте, җәмәгать урыннарында  исереп йөрде, административ җаваплылыкка тартылды.

Инспекция хезмәткәрләренең аның белән берничә мәртәбә профилактик әңгәмәләр үткәрүенә, кисәтүләр ясавына карамастан, Н. туры юлга басарга уйламады да. Ул инспекция хезмәткәрләренең сүзләрен колагына да элмәде, спиртлы эчемлекләр чөмерүен  дәвам итте, эшләргә теләмәде, авылдашларында да үзе хакында тискәре фикер тудырды.

Башка чара калмагач, җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе Н.га билгеләнгән төзәтү эшләре җәзасын иректән мәхрүм итүгә алыштыру хакында судка күрсәтнамә юллады.

Районның 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы әлеге күрсәтнамәне канәгатьләндерде. Н. 2 ай 20 көнгә ирегеннән мәхрүм ителде. Колониядә утырганда үзенең әрәмгә үткәргән тормышы, ана тәрбиясе күрмәгән балалары хакында исенә төшереп тиешле нәтиҗәләр ясамасмы.

Айрат Гибадуллин,

район җинаять җәзаларын үтәтү инспекциясе өлкән инспекторы.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев