Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Балаңны онытма – алимент түлә” акциясе бара

Бу атнада республика күләмендә “Балаңны онытма – алимент түлә” акциясе башланды.

Газиз балаларына тиешле акчаларны түләмәүчеләрне ата-ана бурычларын үтәргә мәҗбүр итү максатында районыбызда да рейдлар үткәрелә. Инвалид балаларга, мохтаҗлыкта яшәүчеләргә тиешле алиментларны түләтүгә аеруча зур игътибар бирелә.

Районның өлкән суд приставы Ольга Самарина әйтүенчә, балаларына алимент түләүдән тайчанучылар саны арта бара. Ел башында шундый 106 кеше исәптә булса, хәзер әҗәтлеләр саны 114 кә җиткән. Алиментлар буенча бурычларның гомуми суммасы 4 миллион 432 мең сум тәшкил итә. Әҗәтләрнең иң кечкенә дигәне 10 мең сумнан артык булса, иң зур бурыч 800 мең сумга җитә.

“Алиментлар түләтү мәсьәләсе бездә һәрвакыт җитди контрольдә. Бу юнәлештә даими эш алып барабыз”,–ди Ольга Самарина.

Быел 31 кешедән балаларына бурычларын тулысынча түләтүгә ирешкәннәр. Рейдлар үткәрү дә нәтиҗә бирә. Суд приставлары бурычлыларның яшәү урыннарына баралар, аларга балаларына тиешле акчаларны түләү таләбен куялар, административ һәм җинаять җаваплылыгы хакында кисәтәләр. Эшләүчеләрнең бурычлары хезмәт хакыннан тотып калына. Әмма әҗәткә батучыларның 35 енең генә эш урыннары бар. Районда пропискада булган 47 бурычлы кешенең биредә яшәмәве дә приставлар эшендә кыенлыклар тудыра.

Йөрәк парәләре өчен тиешле акчаны түләмәүчеләрнең 14 е – хатын-кызлар. Алар барысы да ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгән. Иң зур бурыч та күке-анада.

Быел алиментлар буенча бурычлы дүрт кешегә карата җинаять эше кузгатылган, алар барысы да шартлы рәвештә ирекләреннән мәхрүм ителгән.

Балаларына тиешле акчаны түләүдән тайчанучыларның барысы да чит илгә чыгу хокукыннан да мәхрүм. Әҗәтле биш кешенең исә транспорт йөртү хокуклары чикләнгән.   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев