Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында барлык зиратларында өмәләр оештырылачак

Республикада зиратларны җыештыру бу¬енча масштаблы акция үтәчәк. 

 
Мәңгелек йортларны чистартып-карап тору зарурлыгын аңлатасы юк. Моның бик мөһим эш булуын һәркем аңлыйдыр. Районыбызның бар¬лык авылларында диярлек яз-көз айларында зи¬ратларда зур өмәләр үткәрелә. Ә анда эш җитәрлек – каберлекләрне чүп үләннән чистартасы, чама¬сыз баскан, зураеп үсеп киткән агачларны кисәсе. Мондый өмәләрнең күбесендә авыл халкы гына түгел, читтән кайткан якташлар да катнаша. 
“Сентябрьдә барлык зиратларда өмәләр ое¬штыруны күздә тотабыз. Саргаеп корый башла¬ган чүп үләннәрне кышка кергәнче җыештырып, язын чыккан кирәкмәгән агач үсентеләрен ныгы¬ганчы кисеп, чистартып калдырырга кирәк. Көзге өмәләрдә дә райондашларыбыз актив катнашыр дип өметләнәбез”,–ди район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәләхиев. Шуны да искәртәбез: өмәләргә балта, пычкы кебек эш кораллары белән килсәң яхшы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев