Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөек Ватан сугышы ветераны Фоат Әхмәтшин истәлегенә баскетбол турниры узды

6 майда “Алинә” универсаль спорт залында Бөек Ватан сугышында катнашкан, озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда хезмәт куйган Фоат Вәли улы Әхмәтшин истәлегенә баскетбол турниры узды.

Илебезне фашист илбасарларыннан яклауга үз өлешен керткән якташыбыз Фоат Вәли улы истәлегенә шундый бәйге үткәрү башлангычы белән Алпар урта мәктәбе директоры, ветеранның якын туганы Раил Гатауллин чыккан. Әлеге фикерне башкалар да хуплаган. Ярышларны ачу тантанасында район ветераннар оешмасы советы рәисе Ришат Хәлиуллин Фоат ага Әхмәтшинны якыннан белүе, аның эш сөючән, бик пөхтә, төгәл, намуслы шәхес булуы хакында сөйләде.

Сугыш ветераны истәлегенә район мәктәпләре командалары арасында баскетбол бәйгесе көне буе дәвам итте. Нәтиҗәдә кызлар арасында  Алпар мәктәбе командасы иң оста баскетболчылар булуларын раслады. Борискинолылар – икенче, Нәби Дәүли исемендәге гимназия уенчылары өченче урын алдылар. Малайлардан беренче һәм икенче урыннарны Нәби Дәүли исемендәге гимназия командалары яулады. Өченче урында – Базарлы Матак урта мәктәбе баскетболчылары. Җиңүче командалар дипломнар, кубок һәм медальләр белән бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев