Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бер йортлы авыл кешесе турында кайгырталар

Юксыл авылында яшәүче Сөләйман Гыйләҗев янында район җитәкчеләре булды, аңа азык-төлек җыелмасы тапшырдылар.

Сөләйман ага авылда үзе генә тора. Шушы көннәрдә аның янында район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов, район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары  Ленар Әһлиуллин булып, хәлен белешеп кайттылар, бер тартма ашамлыклар тапшырдылар.

Сөләйман Гыйләҗев үз тормышыннан бик канәгать булуын әйткән. Ашамлыкларны Катюшино авылына килүче автолавкадан ала икән. Кайвакыт машинасы белән Түбән Колчурино авылы кибетенә дә барып килә.

Сөләйман аганы җитәкчеләр якынлашып килүче Ураза бәйрәме белән котлаганнар. Ярдәм кирәк булса, кичекмәстән Югары Колчурино авыл җирлеге советына мөрәҗәгать итүен сораганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев