Әлки районында Бердәм кабул итү атнасы бара
1 декабрь “Бердәм Россия” партиясенең туган көне. Соңгы елларда бу датаны партия әгъзалары халыкны кабул итеп, кешеләрнең мөрәҗәгатьләрен, үтенечләрен тыңлап үткәрәләр. Бу былтыр да шулай булган иде, быел да традиция бозылмады.
Бу юлы халыкны кабул итү Базарлы Матакта гына түгел, барлык җирлекләрдә дә оештырылды. Гражданнарны атна дәвамында Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Алексей Чубаров, Фоат Вәлиев, район һәм җирлек советлары депутатлары, партиянең җирле бүлекчәсе сәяси советы әгъзалары, төрле оешма-учреждениеләр җитәкчеләре кабул итте. Кайбер депутатлар шәхси кабул итү белән генә чикләнмәделәр. Әйтик, әлкилеләр белән район башлыгы урынбасары Рәшит Билалов үзара йөкләнгән түләүләргә, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Рәшит Мусин авылны төзекләндерүгә багышлап “түгәрәк өстәл” форматында очрашып сөйләштеләр. Авылларда да халык җыеннарында бик мөһим мәсьәләләр каралды.
Шулай итеп беренче өч көндә депутаталар һәм вазыйфалы затлар янына төрле сораулар белән 250 дән артык кеше килде. Аларның мөрәҗәгатьләре игътибар белән тыңланды, кайберләре шунда ук хәл ителде, кайберләре буенча чаралар күрелә. Әйтик, Юхмачы авылында янгын чыгып өйсез калган Удальцовларга Хәйруллинның Хәйрия фонды акчалата ярдәм күрсәтте, ә депутат Фоат Вәлиев йорт салу өчен материаллар белән булышырга вәгъдә итте.
Бердәм кабул итү атнасы дәвамында күп төрле сораулар керә. Алар торак-коммуналь хуҗалык, төзелеш һәм ремонт, юллар салу, җәмгыяви, мәгариф, мәдәният һәм башка тармакларга кагыла. Һәм бер генә сораулар, мөрәҗәгать тә игътибарсыз калдырылмый. Шунда ук хәл ителмәгәннәре буенча тиешле органнарга депутат соравы да юллана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев