Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында беренче сыйныфка баручы балаларга букчалара тараттылар

​​​​​​​Мәктәп букчасы… Мәгънәле сүзтезмә

ФОТОРЕПОРТАЖ

Мәктәп букчасы… Мәгънәле сүзтезмә: әле генә гамьсез уйнап йөргән кечкенә кызчык я малай аны аркасына тактымы, шунда ук үсеп-җитдиләнеп китә. Соң, шулай булмыйча, ул хәзер сабый түгел инде, ул – укучы, бөтенләй яңа тормышның беренче баскычына атлаган нәни кеше.
 

Ә соңгы берничә елда мәктәп букчасы безнең республикада мәрхәмәтлелек, ярдәм символына әйләнеп китте. Сер түгел, хәзер баланы укырга әзерләү гаилә бюджетына шактый нык “кизәнә”. Әйе анысы, ул-кызыңны мәктәпкә әзерләп озату шатлык. Әмма әлеге шатлыкның конкрет бәясе бар, һәм ул шактый югары. Шушы чыгымнарны бераз гына булса да киметү, ата-аналарга, бигрәк тә аз керемле, күп балалы гаиләләргә ярдәм итү йөзеннән Татарстанда “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” дигән акция үткәрелә. Уку елы башланырга ун көн генә калып килгәндә район мәдәният йортында шушы акциянең соңгы аккорды яңгырады – иганәчеләр ярдәме белән алынган букчаларны укучыларга тапшырдылар.
Төсле шарлар белән матур итеп бизәлгән залда быел беренче сыйныфка барачак малайларга һәм кызларга иң күп урыннарны биргәннәр. Чөнки алар быел аз түгел – 186 бала беренче тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Кызчыклар түзмәгән, бәйрәмгә ак бантлар тагып, күпчелеге форма киеп килгән. Балаларны котларга дип сәхнәгә менгән район башлыгы Александр Никошин да шуңа игътибар итте:
–Карагыз әле, ничек матур бит, күркәм бит бертөрле формалар булдыру. Мәктәп киемнәре сезне берләштерә, дуслаштыра. Уку ансат эш түгел, ә бергәләп сез авырлыкларны ансатрак җиңәрсез,–дип башлады ул сүзен. Аннары балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм иткән хәйриячеләргә - Хәйруллин Хәйрия фондына, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Фоат Вәлиевка рәхмәт әйтте:
–Бүген иртән узган киңәшмәдә акциядә катнашкан оешма-учреждениеләр җитәкчеләренә дә рәхмәт җиткердем. Ә сез, кадерле укучылар, һәрчак “4” һәм “5” билгеләренә генә укыгыз, иң мөхиме – тормышта үз урыныгызны табыгыз! Бу сүзләрдән соң Александр Федорович тулы бер сыйныф укучыларына портфельләр тапшырды.
Хәйруллинның Хәйрия фонды ел саен “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә катнашып, бик күп балаларга портфель, спорт костюмнары бүләк итә. Быел да шулай булды: фонд директоры, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның ярдәмчесе Ирина Волоснова әйтүенчә, 96 бала букча һәм 30 комплект спорт костюмы китергәннәр нәни әлкилеләргә бүләккә.
–Кадерле балалар депутатыбыз Айрат Хәйруллин исеменнән сезне тәбрик итәм. Мәктәптә уку сезнең өчен иң кадерле чор булсын. Янәшәгездә булган укытучыларыгыз сезне төрле фәннәргә генә укытып калмыйча, тормыш тәҗрибәләре белән уртаклашырлар. Ә сез “яхшы” һәм “бик яхшы, укыгыз. Юлыгызга ак җәймә!–диде депутат ярдәмчесе, сәхнә тулы балаларга букчалар таратыр алдыннан.
Якташыбыз “Алексеевскдорстрой” директоры Фоат Вәлиев һәм “Мостовик” җәмгыяте директоры Рөстәм Вәлиев та сиксән гаиләгә балаларын мәктәпкә әзерләргә булышканнар. Аларның бүләкләрен җәмгыятьнең Әлки участогы начальнигы Рашат Гыйззәтуллин таратты.
–Моның өстенә әле без, балалар, сезгә мәйданчыклар һәм юллар да ясадык. Аларны бу көннәрдә эшләп бетерәбез, уку елына тагын бер бүләгебез булыр, диде ул.
“Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит!” акциясендә күп кенә оешма-учреждениеләр коллективлары, эшмәкәрләр дә катнашты. Алар әзерләгән бүләкләрне күпбалалы гаиләләргә район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов тапшырды.
–Гадәттә җитәкчеләрне теге я бу акциядә катнашыгыз әле, дип озак кына үгетләргә туры килә. Ә менә бусына алар бик теләп кушыла. Эшләрендә уңышлар телик аларга. Сез, исә, балалар, бу портфельләргә фәкать “дүртле”-“бишле”ләр генә тутырырсыз,–дип фатиха бирде ул укучыларга.
Бәйрәм бик кызык, күңелле үтте. Бусы инде район мәдәният йорты хезмәткәрләренең тырышлыгы нәтиҗәсе. Алар балалар белән төрле уеннар оештырдылар, биеттеләр, сикерттеләр, табышмакларга җавап эзләштеләр, көлдерделәр. Күңелле музыка, мәктәп турында җырлар утлар, һәм һәр балага бүләкләр… Хәзер инде букчалар булды, тырышып укыйсы гына кала кечкенә әлкилеләргә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев