Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында “Безнең ишегалды” программасы буенча өч катлы йорт тирәсе ремонтлана

Базарлы Матакта “Безнең ишегалды” президент программасы буенча күп фатирлы йорт тирәләре төзекләндерелә

Беренче булып район үзәгенең Яңа урамындагы өч катлы йорт ишегалды ремонтлана башлады. Биредә төзелеш эшләре тулы куәткә бара.

Базарлы Матактагы күп фатирлы 15 йорт та “Безнең ишегалды” программасына кертелгән.

Республика программасы нигезендә бездә барысы 8 ишегалды төзекләндереләчәк. Тынычлык, Залаков урамнарындагы күп фатирлы йортлар бер тирәдә урнашканлыктан, аларның ишегаллары берләштерелә. Алты ишегалдын быел ремонтлау күздә тотыла.

Мәгълүм булганча, “Безнең ишегалды” Татарстан Президенты программасы бер ел элек эшли башлаган иде. Ул вакытта күп фатирлы йортларда  яшәүчеләр белән очрашулар үткәрелде, ишегалларын төзекләндерү, анда уңайлыклар тудыру буенча кешеләрнең фикерләре, тәкъдимнәре тыңланды. Республика җитәкчесе Рөстәм Миңнеханов  бит халыкның ишегалдын төзекләндерүне планлаштыруда  катнашуы  “Безнең ишегалды” программасының төп принцибы булуын кат-кат искәрткән иде.

Узган ел Яңа урамындагы 12 фатирлы йортта яшәүчеләрнең район җитәкчеләре һәм депутатлар белән очрашуы  бик актив үткән иде. Анда халык күп катнашты, республика программасы нигезендә ишегалларын яңартуга бик җитди карап, үзләренең тәкъдимнәрен керттеләр, аларны ишегалды схемасына теркәп тә бардылар.

Ишегалларының план-схемалары эшләнгәч тә алар күп фатирлы йортларда яшәүчеләр белән кат-кат тикшерелде, килештерелде. Инде ремонт башлангач та кешеләр (жители) төзелеш эшләренең сыйфатлы һәм тиешле дәрәҗәдә башкарылуын контрольдә тотарлар дип уйларга кирәк.

Без шушы көннәрдә Яңа урамындагы 2А йорты янында булганда анда “Алексеевскдорстрой” җәмгыятенең район участогы эшчеләре хезмәт куя иде. Прораб Илнар Сәмигуллин җитәкчелегендәге бригада яңа тротуар салу белән мәшгуль. Җәяүлеләр юлына ком, вак таш түшәгәннәр, тиздән асфальт җәя башлыйлар.

Ишегалдының бер ягында участок тракторчысы Ринат Галимов балалар мәйданчыгы булачак урынны тигезләп ясый.

–Безгә монда эш җитәрлек. Өй янында машиналар кую урынын да өр-яңадан асфальтлап эшләячәкбез,–ди Илнар Сәмигуллин. –Һәр эшне җиренә җиткереп башкарырга тырышабыз. Кешеләр өчен уңайлы, сыйфатлы булсын.

Өй каршында яшеллек зонасы булачак урынга әйбәт туфрак җәелгән.  Турник куеласы мәйданчыкка ком түшәлгән. Подъезд янында ял итү, сөйләшеп утыру өчен өстәл, матур эскәмияләр урнаштырылачак. Паласлар кагу өчен дә махсус мәйданчык эшләнә. Өй тирәсе яктыртылачак. Бу йорт янында узган ел зур спорт мәйданчыгы да сафка баскан иде.

Күп фатирлы йортта яшәүчеләр ремонт эшләре башлануга бик канәгать.

–“Безнең ишегалды” программасы кабул ителүгә сөенеп туя алмыйбыз. Ишегалдыбызны төзекләндерү проекты  безнең тәкъдимнәребезне исәпкә алып эшләнде. Төзелеш эшләре башкарылгач биредә балаларга уйнау, олыларга ял итү, аралашу өчен уңайлыклар-мөмкинлекләр күп булачак. Билгеле, үзебезгә дә төзекләндерелгән ишегалдын чисталыкта, саклап тотарга кирәк була,–диләр Наталья Коновалова һәм Гөлнара Мәрдиева.

 

“Безнең ишегалды” программасын гамәлгә ашыру вакыты 3 елдан 5 елга кадәр озайтылды. 2020 елдан 2024 елга кадәр Татарстанда 6775 ишегалды ремонтланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев