Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген “Бурычларың хакында белеш” дигән акция уза

Суд приставлары федераль хезмәте бүген “Бурычларың хакында белеш” дигән традицион акция үткәрә.

Ул Яңа ел каникуллары алдыннан халыкка бурычларыңны белүнең һәм аларны үзвакытында түләүнең мөһимлеге хакында хәбәр итү максатында оештырыла. Әҗәтләр түләнмәгән очракта суд приставлары закон белән билгеләнгән төрле чаралар күрәләр. Шуларның берсе – чит илләргә чыгу хокукын чикләү. Районның өлкән суд приставы Ольга Самарина әйтүенчә, ел башыннан бирле районыбызда 988 кеше законлы таләпләрне үтәмәгән өчен Россиядән читкә чыга алмаган.

Бурычлары 30 мең сумнан арткан әҗәтлеләргә карата Россиядән читкә чыгуны чикләү турында карар кабул ителә. Ә кайбер очракларда бурычың 10 мең сум булса да чит илгә бара алмыйсың. Бу бурычын ике айдан артык түләмәүчеләргә, алиментлар буенча әҗәткә батучыларга, җинаять кылу нәтиҗәсендә кеше сәламәтлегенә зыян салу, матди һәм рухи зарар китерү белән бәйле түләүләр буенча бурычлыларга кагыла.

Бурычны тулысынча түләп бетергән очракта гына чикләүләр юкка чыгарыла.

Суд приставлары әлкилеләрне бурычларын түләү турында кайгыртырга өндиләр. Әҗәтләр хакында төгәл мәгълүматны суд приставы – башкаручыларына мөрәҗәгать итеп белеп була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев