Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан районның иң лаеклы гүзәл затлары өчен бәйрәм мәҗлесе оештырылды. Фото

Район үзәге Базарлы Матактагы “Йолдызлык” кафесына бүген районның төрле тармакларында хезмәт куючы уңган-булган хатын-кызлар кунакка чакырылды.

Фоторепортаж

Бәйрәмчә киенгән, бизәнгән-төзәнгән берсеннән-берсе чибәр гүзәл затлар чәй табыннары янында урын алгач, аларны якынлашып килүче 8 Март бәйрәме белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Сергей Балакирев котлады. Ул  кунакларга район башлыгы Александр Никошинның тәбрикләүләрен җиткерде, авыл хуҗалыгында, төрле оешма-предприятиеләрдә тырышып хезмәт куючы, үз эшләрен зур җаваплылык белән башкаручы хатын-кызларыбызга рәхмәт белдерде.

Авыл җирлекләре белән җитәкчелек итүче хатын-кызларны  ир-ат коллегалары  исеменнән Карга җирлеге башлыгы Рамил Минһаҗев котлады.

–Барыбыз да беләбез, хатын-кызның өйдә, йорт-җирдә дә эш-мәшәкатьләре санап бетергесез. Ә җирлек башлыгы йөген иңнәренә салган гүзәл затлар әллә никадәр авыллар мәшәкатьләрен дә хәл итәләр. Кар-буранмы, яңгырмы, бозлавык я юлсызлыкмы – алар һәммәсен кайгырта, халыкка уңайлыклар тудыру юлларын эзли. Нәфис, көчсез затлар дип исәпләнгән хатын-кызлар кайчагында ир-атлар эшли алмаганны булдыра. Без сезгә сокланабыз, күп нәрсәдә сездән өйрәнәбез,–диде ул, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать итеп.

Аннан ир-ат башлыклар коллегаларына чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова да кунакларны мактау, зурлау сүзләре белән үсендерде. Ул шулай ук хатын-кызларны демография мәсьәләләрен хәл итүгә зуррак өлеш кертергә, бәбиләрне күбрәк табарга өндәде.

Хатын-кызларны язның беренче бәйрәме белән “Кызыл Шәрык-Агро” җәмгыятенең “Көнбатыш Әлки” филиалы җитәкчесе Марс Сәгыйров, районның баш табибы Светлана Одушкина, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, мәгариф бүлеге начальнигы Артем Савинов котладылар, изге теләкләрен җиткерделәр.

Район мәдәният бүлегенең талантлы ир-егетләре – Алексей Федонин, Илфат Кыямов, Рифат Садыйков, Ленар Гыймаев, Алмаз Сафиуллин исә, берсеннән-берсе матур җырлар башкарып, бәйрәм кунакларына рәхәт ял минутлары бүләк иттеләр. Кунаклар үзләре дә кыстатып тормады, кушылып җырладылар да, рәхәтләнеп биеделәр дә.

Ә Хәйруллин Хәйрия фонды бәйрәмгә килгән һәр хатын-кызны истәлекле бүләкләре белән сөендерде.

Бер сүз белән әйткәндә, бәйрәм бик күңелле булды. Гүзәл затларыбыз аннан ял итеп, күңел күтәренкелеге, көч-энергия алып киттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев