Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында 249 балага уку әсбаплары тулы портфельләр, ә 25 укучыга спорт костюмнары тапшырылды

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит” акциясе кысаларында район мәдәният йортында узган бәйрәмгә күп балалар, әти-әниләр, укытучылар җыелды.

Тантананы ачып, район башлыгы Александр Никошин һәркемне яңа уку елы башлану белән котлады.

–Сезнең өчен яңа тормыш башлана. 1 сентябрьдән сез белем дөньясына аяк басасыз. Белемнәрне ныклап үзләштерегез, тырышып укыгыз. Иң мөһиме – тормышта үзегезне табыгыз, чын кеше булып җитешегез,–диде Александр Федорович, беренче сыйныфка баручы балаларга мөрәҗәгать итеп.

Быел районыбызда 193 малай һәм кыз тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк. Аларны сәхнәгә чакырып, изге теләкләр белән район башлыгы мәктәп портфельләре бүләк итте.

“Алексеевскдорстрой” җәмгыяте җитәкчесе, Татарстан Дәүләт Советы җитәкчесе Фоат Вәлиев, “Мостовик” ҖЧҖ директоры Рөстәм Вәлиев исеменнән дә “беренчеләргә” матур бизәкле букчалар тапшырылды. “Хузангай” җәмгыятеннән балаларга мәктәп кирәк-яраклары һәм сумкаларны әлеге хуҗалык вәкиле  Иван Кудряшов тапшырды.

Күп балалы һәм аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 25 укучы исә Хәйруллин Хәйрия фондыннан спорт костюмнарына ия булды.

Күп балалы, аз керемле гаиләләрдән 56 бала шулай ук мәктәп портфельләре алды. Алар өчен бу бүләкне район оешма-предприятиеләре әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев