Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская булды

7 майда Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская районда булды. Аны район башлыгы Александр Никошин озатып йөрде. Омбудсмен Тыл хезмәтчәннәре паркында Җиңү бәйрәме уңаеннан үткәрелгән митингта катнашты.

–Сугыш елларында тылда көнне төнгә ялгап хезмәт иткән абый-апаларыбыз да фашистларны җиңүгә зур өлеш керттеләр, –диде Александр Никошин митингта ясаган чыгышында.

Сәрия Сабурская исә яшьләргә мөрәҗәгать итеп:

–Сез үзегезнең әби-бабаларыгыз белән горурланып яшәгез. Алар дөньяда иң дәһшәтле дошман – фашизмга каршы торып, аны җиңүгә ирешкән буын, –дип басым ясап әйтте.

Митингта район ветераннар советы рәисе Ришат Хәлиуллин, хезмәт ветераны  Минвәгыйзь Сафин чыгыш ясадылар. Аннан тыл ветераннары постаментына тере чәчәкләр куелды.

Сәрия Сабурская районга сәфәре кысаларында Базарлы Матак үзәк хастаханәсе эше белән танышты, район үзәгендәге паркларны карап чыкты, “Алинә” универсаль спорт залында һәм “Ләйсән” йөзү бассейнында булды.

Аннан ул  Түбән Әлкидә бертуган эшмәкәрләр Дамир һәм Альберт Шәйхетдиновларның җитештерү базасы эшчәнлеге белән танышты.

Район башлыгы омбудсменны бу көннәрдә зур оешканлык белән барган язгы кыр эшләре белән дә таныштырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев