Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бүген Төп чыршыны ачу тантанасы булды. ФОТО, ВИДЕО

Районның Төп Яңа ел чыршысы Базарлы Матактагы Үзәк паркта урнашкан.

ФОТОРЕПОРТАЖ

ВИДЕО

Ул бик матур итеп бизәлде. Көндезләрен чыршыга эленгән төрледән-төрле уенчыклар күзне иркәләсә, караңгы төшүгә чыршыда һәм аның тирә-юнендә аллы-гөлле утлар балкый.

Үзәк паркта кардан һәм боздан ясалган әкият геройлары, җәнлек-җанварлар әкияти матур мохит тудыралар. Аларны район үзәгендәге оешма-предприятиеләр, мәктәп укучылары эшләде. Мондый кар сыннары район үзәгендәге башка паркларны да ямьли.

29 декабрь иртәсендә Үзәк паркта Төп чыршыны ачу тантанасына күп халык җыелды. Бәйрәм районның төрле авылларыннан килгән Кыш бабайлар һәм Кар кызлары парады белән башланып китте.

Бәйрәмгә килгән халыкны  район башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Юсупов сәламләде. Ул әлкилеләрне тиздән үз хокукларын алачак 2019 ел белән тәбрикләде, сәламәтлек, имин тормыш, хезмәт уңышлары теләде. Илнур Вәлиевич шулай ук паркларны, үз территорияләрен Яңа елга матурлап бизәгән оешмаларга һәм гаиләләргә рәхмәт әйтте.

Аннан соң район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лия Мәрдегалләмова сүз алды. Ул да җыелган халыкка бәйрәм котлауларын һәм җылы теләкләрен җиткерде.

Лия Каюмовна Яңа елны иң матур чыршы бизәп, кар-боз сыннары ясап, әйләнә-тирәне ямьләндереп каршы алуга оешма-предприятиеләр һәм аерым йорт-хуҗалыклар арасында игълан ителгән бәйге нәтиҗәләрен атады.

“Оешманың иң матур кар сыны” номинациясендә беренче урын “Каенкай” балалар бакчасына бирелде. Икенче урында – “Әлки хәбәрләре” район газетасы редакциясе. Өченче – “Алексеевскдорстрой” ААҖ Әлки участогы.

“Паркны иң матур бизәүче” номинациясендә җиңүче – Нәби Дәүли исемендәге гимназия. Икенче урынга С.М.Лисенков исемендәге туган як тарихы музее лаек дип табылган. Өченче – Базарлы Матак урта мәктәбе.

“Өй тирәсен иң күркәм бизәүче” номинациясендә жюри беренче урынны Базарлы Матакның Ирек Сөләйманов урамында яшәүче Төхвәтуллиннарга бирде. Икенче урынга Көнчыгыш урамында  яшәүче Фәттаховлар лаек булды. Өченче – шулай ук Көнчыгыш  урамыннан Хәйруллиннар гаиләсе.

Призлы урыннар яулаучыларның барысына да  “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлеге бүләкләре тапшырылды.

Яңа елга әзерлек эшләрендә актив катнашкан оешмалар – район үзәк хастаханәсе, ДЮСШ, район ветеринария берләшмәсе, район электр элемтәсе участогы, балалар иҗат йорты, Саклык банкы, район финанс-бюджет палатасы, Базарлы Матак авыл җирлеге башкарма комитеты, Пенсия фондының район идарәсе, газ эксплуатацияләү хезмәте, район мәдәният йорты, “Строитель и К” предприятиесе, “Актай” кафесы, “Олимп” сәүдә йорты һәм район үзәгендә яшәүче Минһаҗетдиновлар, Хәмитовлар, Зәйнуллинар гаиләләре – шулай ук бүләкләргә лаек булдылар.

Бүләкләүләрдән соң Кыш бабайлар һәм Кар кызлары  халык белән бергә флеш-моб, дәртле музыка астында күңелле биюләр оештырдылар. Сәхнәдә шулай ук район мәдәният йорты хезмәткәрләре чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев