Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында борчакның яртысыннан артыгы теземнәргә салынган

Районда урып-җыю темпы арта.

Бүгенгә 1374 гектарда уҗым бодае урылган һәм 7012 тон­на бөртек суктырылган. Көзге бодай уңышы сөендерә, рай­он буенча ул гектардан уртача 51 центнер чыга. Дөрес, әле нәтиҗәләр ясарга иртәрәк. Бу культураның әле аз өлеше – 7,5 проценты гына җыеп алынган.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев раславынча, хуҗалыкларда у р ы п - җ ы ю н ы у ң ы ш л ы алып бару өчен бөтен мөмкинлекләр бар. Комбайн­нар тиешенчә комплектлан­ган, ашлыкны кырдан ташу өчен техника, бөртекне киптерү җайланмалары җитәрлек күләмдә.

Борчак урагы да дәвам итә. Бу культураның яртысыннан артыгы – 1800 гектары инде теземнәргә салынган. Гомуми мәйданның 30 проценттан артыгы суктырылган. Борчак уңышы гектардан уртача 29,7 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев