Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бөртеклеләр урагы төгәлләнде

Район кырларында 33553 гектарда үстерелгән бөртекле культуралар тулысы белән җыеп алынды.

Урак барышындагы яңгырлы көннәр үзенең тискәре нәтиҗәсен күрсәтте – уңыш гектардан 30 центнердан 25 центнерга кадәр төште. Игеннәрнең күпчелеген, юеш булу сәбәпле, киптерү агрегатлары аша үткәрергә туры килде.  Тулаем җыем 80 мең тоннага якын.

Хәзер “Хузангай”, “ВостокЗернопродукт” җәмгыятьләре  комбайнчылары соң өлгерә торган карабодай, тары урагына төшәргә җыеналар. Сентябрьнең икенче яртысында инде көнбагыш суктыру башланыр. Аның бер өлешенә, тиз өлгерсен өчен, самолет белән эшкәртү үткәрелде.

Районда кукурузны силоска салу эше бик уңышлы бара. Әлеге сусыл азык 20 мең тонна хәзерләнгән инде. Силос хәзерләү һәр көнне 3 әр мең тонна күләмендә башкарыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев