Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында Бөтенроссия халык санын алуга әзерлек башланды – регистраторлар авылларда йорт адресларына төгәллек кертә

2020 елның октябрендә чираттагы Бөтенроссия халык санын алу үткәреләчәк.

Әлеге  кампаниягә әзерләнү һәм үткәрү өчен җаваплылык Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенә йөкләнде. Сан алуга әзерлекнең календарь планы нигезендә, махсус сайланган регистраторлар 2019 елның август-сентябрендә республиканың шәһәр-авыллары территорияләрен йөреп чыгып, андагы йортлар адреслары исемлегенә төгәллек кертәчәк. Регистраторлар территориядә генә йөри, өйләргә һәм фатирларга керми. Алар шулай ук адреслар хуҗалыгының (урам исемнәре, йорт номерлары күрсәткечләре) торышын тикшерә. Регистраторларның махсус таныкнамәләре бар, алар аны паспорт белән бергә күрсәтергә тиеш.

Безнең районда 13 регистратор участогы төзелде. Һәр регистратор 30 көн эчендә бу мөһим һәм җаваплы эшне башкарырга – 600 йортны йөреп чыгарга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев