Әлки хәбәрләре

Әлки районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әлки районында бу атнада бөртеклеләрне җыеп алу төгәлләнәчәк

Бөртеклеләр урагы төгәлләнү алдында

Бу атнада районда бөртеклеләрне урып-җыю төгәлләнәчәк.

“Хузангай” җәмгыяте исә уракны берничә көн элек тәмамлады. Бу турыда безгә район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Роберт Гадиев хәбәр итте.

Быел бөртеклеләр 35 мең 643 гектарда игелгән иде. Шуның 92 процентыннан игеннәр суктырып алынды. Уртача уңыш һәр гектардан 34,1 центнер тәшкил итә.

Районда көзге бодай тулысы белән җыеп алынды. Ул быел 17 мең 850 гектарда үстерелде. Уңышы да куанырлык – гектардан уртача 40 центнердан артык чыкты. Бер мең гектардан артыграк мәйданда сабан бодае үстерелгән иде. Хәзер комбайннар шул кырларда эшли. Бу культурадан уртача 28,3 центнер уңыш чыгып бара.

Соңгы вакытта район механизаторлары уҗым культуралары чәчү темпын арттыра төштеләр. Алар көн саен 1 мең гектардан күбрәк мәйданда киләсе ел уңышы өчен нигез салалар.

Уҗым культуралары мәйданнарын районда быел да киметмәскә уйлыйлар. Чөнки алар елның ничек килүенә карамастан тотрыклы уңыш бирәләр. Быел барысы 21,7 мең гектарда көзге культуралар чәчү планлаштырыла. Шуның 16 мең гектардан артыгында бу эш башкарылды инде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев